Якты юл
  • Рус Тат
  • Машина йөртүче белән пенсионер арасында чыккан низаг видеосы социаль челтәрләргә эләккән

    Чаллыда машина йөртүче чак кына таптатмый калган юл аркылы чыгучы пенсионерга суга. Һәлакәт урыныннан видеоны социаль челтәрләрдән файдаланучылар бастырып чыгарган.

    Видеорегистратор кадрларында «Шевроле» шоферының өлкән яшьтәге җәяүлегә юл бирмәве, машина тукталганга ачуы чыккан йөртүченең пенсионерның йөзенә йодрык белән сукканлыгы күренә. Низагка шаһитлар катыша. Чит ил машинасын йөртүче китеп барган.

    Социаль челтәрләрдән кулланучылар әлеге хәлнең Автозавод проспектында «Олимпийский» җәмәгать транспорты тукталышы янында бүген көндез килеп чыкканлыгын яза.
     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: