Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

«Татарстан» совхоз поселогында яшәүче 78 яшьлек Наилә апаның бакчасында бер чүп күрмәссең!

Наилә Ковзылеваның хезмәт сөючәнлегенә сокланмаган кеше юктыр. Ире вафатыннан соң 13 ел ялгыз яшәвенә һәм 78 яшьлек гомер язына карамастан, ул ишегалдын искиткеч чәчәк дөньясына әйләндергән. Аның үрнәк бакчасында бүген бер генә чүп үләне дә таба алмассыз.

Наилә апа бу якларга ире белән бергә 1984 елда ук күченеп киләләр. Икесе дә яшь ветеринария табиблары, алар гомерләрен совхоздагы малларны карауга багышлыйлар. Бу җаваплы һөнәр, терлекләргә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булырга кирәк. Табиб кешене дәвалый, ә ветеринария табибы — кешелекне. Шулай гаилә мәшәкатьләре белән бергә гомер сизелмичә дә үтеп китә. Кызганычка каршы, Наилә апа бүгенге көндә олы йортында үзе генә гомер кичерә. Ире вафатына да 13 ел вакыт үтә… Моңа карамастан ялгызлыкны һәм күңел сагышын Наилә апа хезмәт һәм матурлык тудыру белән дәвалый.

Ул чәчәкләрне үзенең ярты җаныдай күрә. Үсемлекләр дә бу эчкерсез мәхәббәтне тоеп, җәй буе күз явын алырлык булып чәчәк ата. Яшенә карамастан, һәр яз саен Наилә апа бакча мәшәкатьләренә күмелә: чәчәк үсентеләрен үзе үстерә, аларны карый, яңа төр чәчәкләр сатып ала.

Бүген аның бакчасы — иртә яздан алып беренче салкыннарга кадәр хуш исле, күз шатлыгы булып торучы зур бер дөньяны хәтерләтә. Хуҗабикәнең төп горурлыгы — түземлек һәм зур тәрбия таләп итүче затлы розалар һәм лилияләр. Алар янында нәфис клематислар җәймә булып җәелгән, ак спирея куаклары күбек сыман күпереп утыра, ә сукмак кырыйларын якты петунияләр һәм чыдам очиткалар бизи. Күз явын алырлык матурлык инде!

–  Көн дә «Ничек хәлләрегез, матурларым?» – дип сөйләшәм. Чәчәкләр мактауны бик ярата. Әгәр аларны гел мактап, иркәләп торсаң, алар тизрәк чәчәк ата, — дип куя Наилә апа үзе. Аның аеруча «бу эшкә җаныңны бирмичә булмый», – дигән сүзләре күңелемә кереп калды. Яратып башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсе һәрвакыт күркәм була бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев