Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Иштирәкнең рухи тоткасы

Иштирәк авылында яшәүче танылган журналист Илдус Гәрәй улы Илдарханов шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. «Үзенчәлекле шәхес», «алтын каләм иясе», «журналистиканың аксакалы», «спорт журналистикасына нигез салучы» диделәр аның турында кичәгә килгән дуслары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр. Ул Иштирәк авылын, туган төбәген, районны танытуда да зур өлеш керткән, спортка багышланган күпләгән мәкаләләр, китаплар авторы буларак танылган, шуның белән халык арасында абруй казанган якташыбыз.

Илдус Илдархановны гомер бәйрәме белән тәбрикләү кичәсе Иштирәк авылы мәктәбендә узды. Бәйрәмгә язучы-прозаик Рафис Сәлимҗанов, Зәй районыннан Гамир Таҗетдинов, Теләче районы хакимиятеннән Динар Гыйниятуллин, шушы ук районнан «Ак Барс» өстәмә банкы офисы җитәкчесе Фидаил Мортазин, милли көрәш буенча Татарстан чемпионы Тәфкил Шәйхетдинов, Теләче районының спорт җанатарлары исеменнән Илсур Гайнетдинов, танылган спортчы Петр Анисимов килде. Шулай ук иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, туган-тумачалары, авыл халкы, мәктәп укучылары катнашты.
Иштирәк – бай тарихы, тырыш hәм булдыклы кешеләре белән дан тотучы авыл. Советлар Союзы герое Кәлимулла Якупов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәфис Сәлимҗанов, язучылар Хөсәен Ягъфәр hәм Җәмилә Әхтәмова да, әйтик, шушы авылдан. Композитор, җырчы Алмаз Хәмзинның да балачак hәм үсмер еллары биредә үткән. 
Илдус Илдарханов Мөслим районында Гәрәй абый һәм Мәүлидә апа гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе мал табибы, әнисе башлангыч сыйныф укытучысы була. Балачактан ук ул укырга ярата, әдәбият белән мавыга. «Мин hәрвакыт кичне көтеп йөри идем. Кич җитсә, әни кычкырып китап укый иде», – дип искә ала бүген юбиляр. Аларга гаилә хәле буенча төрле урыннарда яшәргә туры килә. Шул сәбәпле Илдус төрле мәктәпләрдә белем ала. Балачак еллары Иштирәк авылы белән дә бәйле. Журналистикага кереп китүе исә Бигеш мәктәбендә укыган вакытка барып тоташа. Әдәбиятка тартылуы аны 1969 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих һәм филология факультетына, соңрак Мәскәүнең югары комсомол мәктәбенең журналистика бүлегенә китерә. 
Хезмәт юлын да Илдус Илдарханов журналистика өлкәсендә башлый. Корреспондент, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, баш мөхәррир кебек җаваплы вазифаларны башкара. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан», «Татарстан хәбәрләре», «Шәhри Казан» газеталарында хезмәт куя. Республика татар-башкорт көрәше федерациясендә матбугат хезмәтен җитәкли. 1971 елда Татарстан Республикасының hәм СССРның  Журналистлар берлегенә керә, 2001 елда Халыкара журналистлар ассоциациясе әгъзасы була. Шулай итеп, Илдус Илдарханов гомеренең 40 елын журналистика дигән тынгысыз хезмәткә багышлый. Аның матбугат өлкәсендәге казанышлары дәрәҗәле бүләкләр белән бәяләнә: Илдус Гәрәй улы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ике мәртәбә Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» бүләге хуҗасы. 
– Иштирәк авылы күңелемә бик якын. Мин аның халкы белән бергә яшәдем, бергә үстем. Газетада беренче язмам да шунда яшәгән елларда чыкты. Кечкенә генә мәкалә астында Илдус Илдарханов исеме тору минем күңелгә чиксез рәхәтлек бирде. Иҗат институтта укыганда дәвам итте, – ди юбиляр үзе. 
– Илдус Илдархановның газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләрен, аның көндәлек спорт хәбәрләрен көтеп ала идек. Авылдашыбызның тавышын ишетү безнең өчен үзе бер вакыйга иде. Ул hәрвакыт Иштирәк авылын күтәрде, язмаларындагы псевдонимы да ГИштирәков булды, – дип сөйли бүген аның турында иштирәклеләр.
– Илдус абый Илдарханов кебек кешеләр авылыбызны яшәтә. Аның белән горурланабыз. Авылны яратуы һәм аның тормышына рухи нур өстәве өчен без аңа зур рәхмәтле, – ди авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев