Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бюджет хезмәткәрләре ярдәм итте

Иштирәк авылы мәктәбе укытучылары һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре июльнең ике көнен "Закиров" крестьян фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләүгә багышладылар.

Укытучыларның күбесе җәйге ялда булуларына да карамастан, фермер хуҗалыгына ярдәм итүдән баш тартмадылар, өмәгә бердәм булып чыктылар. Мәктәп директоры Фәния Гобәйдуллина яфраказык әзерләргә хәтта ике улын да алып килгән иде.

Авылның бюджет хезмәткәрләре көче белән ике көндә юкә, өрәңге ботакларыннан, шифалы үләннәрдән торган 400ләп бәйләм себерке җыелды. Алар күләгә урыннарга саклауга куелды. Фермер хуҗалыгындагы 40 баш бозауга бу кышка менә дигән сусыл азык булачак.

Яфраказык әзерләүдә барлыгы 20дән артык кеше эшләде. Без, җитәкчеләр, аларның барысына бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы терлек азыгы ђзерлђњ укучылар терлек азыгы