Терлек азыгы ђзерлђњ тег белән яңалыклар
-
3 июль 2013 - 06:00Төп игътибар – сыйфаткаАвылда эшнең иң кызган чагы. Яше-карты чалгысын, урагын алып, кышка үз малына печән әзерли. Төрле формадагы хуҗалыклар утарына печән төргәкләре, сенаж массасы кайта. Эскертләр күзгә күренеп арта, сенаж базлары тула. Көннәр кызу торганда, кышка яхшы сыйфатлы азык әзерләнә.
-
19 июнь 2013 - 08:53Ветеринарлар яфраказык әзерли башладыларУзган атнаның җомгасында район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре "Сәйдәш" хуҗалыгына яфраказык әзерләшергә чыктылар. Бозауларга яшь үсентеләрне алар Иректаң авылы янындагы урманда җыйдылар.
-
17 август 2012 - 04:19Тырышларга эш карышмыйЕрактагы басуга уракчылар янына барышлый "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Зөфәр Фәрвәй улы берьеллык үлән уручы "КСК-100" комбайны эшен карады. Сыйфаты әйбәт, басу чиста, бер бөртек үлән коелган урын күрмәссең.
-
19 июль 2012 - 15:17Бюджет хезмәткәрләре ярдәм иттеИштирәк авылы мәктәбе укытучылары һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре июльнең ике көнен "Закиров" крестьян фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләүгә багышладылар.
-
18 июль 2012 - 04:37Базлар тулаСоңгы көннәрдә юл кырыйларындагы күпьеллык үлән печәнгә җыелып азык утарына озатылды. Печән төргәкләреннән өелгән эскертләр муллык билгесе булып утыра. Әмма азык әзерләү киеренкелеге сүрелми.
-
11 июль 2012 - 04:37Бергәләп алынгач, була улАвылда бүген кылны кырыкка бүләр чак. Юкка гына борынгылар җәйнең бер көне ел туендыра димәгәннәр. Терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара, уракка төшәр чак та җитеп килә - техника утарларында чүкеч, металл чыңы тынып тормый, урып-җыю техникасын ремонтлау, көйләү эшләре бара. Беренче карашка гына яшелеккә күмелгән авыл тыныч кына үз...
-
27 июнь 2012 - 04:27Кем ничек эшли?Терлек азыгы әзерләп кую өчен, көннәр әйбәт тора. Әмма белгечләр фикеренчә, югары сыйфатлы бозау печәнен чабып алу вакыты узып бара.
-
19 июнь 2012 - 12:30Ветеринарлар яфраказык әзерлиҺәр елдагыча быел да район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка яфраказык әзерләүдә ярдәмгә килделәр. Иректаң авылы янындагы урман быел да аларны үз итеп каршылады.
-
14 июнь 2012 - 14:51Кем ничек эшли?14 июньгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, терлек азыгы әзерләүгә күп хуҗалыклар кереште, печән һәм сенаж туплыйлар. Бу эшне "Гигант", "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары һәм "Вилданов" КФХ уңышлы гына башлап җибәрде. Гигантлылар 128 тонна печән, 300 тонна сенаж әзерләделәр. "Камский"ның яңа уңыштан әзерләгән 80 тонна...