Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кем ничек эшли?

14 июньгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, терлек азыгы әзерләүгә күп хуҗалыклар кереште, печән һәм сенаж туплыйлар. Бу эшне "Гигант", "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары һәм "Вилданов" КФХ уңышлы гына башлап җибәрде. Гигантлылар 128 тонна печән, 300 тонна сенаж әзерләделәр. "Камский"ның яңа уңыштан әзерләгән 80 тонна...

14 июньгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, терлек азыгы әзерләүгә күп хуҗалыклар кереште, печән һәм сенаж туплыйлар. Бу эшне "Гигант", "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары һәм "Вилданов" КФХ уңышлы гына башлап җибәрде. Гигантлылар 128 тонна печән, 300 тонна сенаж әзерләделәр. "Камский"ның яңа уңыштан әзерләгән 80 тонна печәне, 400 тонна сенажы бар. "Азык-төлек корпорациясе" 159 тонна печәнне утарга кайтарып өйде. "Вилданов" КФХ 110 тонна, "Алмаз" АХП 95 тонна печән хәстәрләде. Район буенча 14 июньгә 672 тонна печән, 900 тонна сенаж, 4,5 тонна яфрак һәм витаминлы азык тупланды. Бу күрсәткеч әлегә канәгатьләнерлек түгел. Эш темпы акрын. Көннәр матур, үләннәр җитәрлек булуга карамастан, районда сенаж салу башланып кына килә. Июнь уртасына ни бары 900 тонна сенаж салынган. Яфрак һәм витаминлы азыкны бары "Чаллы яшелчәсе", "Тукай азык-төлек корпорациясе", Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз" хуҗалыкларында гына әзерлиләр. Көннәр аяз һәм эссе торганда, бөтен көчне терлек азыгы туплауга юнәлтәсе, һәр баш шартлы терлеккә исәпләгәндә, 30 центнер күләмендә азык берәмлеге туплауга ирешәсе иде. Азык әзерләүдә эшне ике сменада оештыру, терлек азыгы әзерләүчеләрне матди кызыксындыру да бик мөһим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы терлек азыгы ђзерлђњ печђн печђн ђзерлђњ