Печђн тег белән яңалыклар
-
11 июль 2012 - 04:58Матур көннәрне кулдан ычкындырмыйк10 июльгә районда барысы 8138 тонна печән эскертләргә салынды. Бу кышка билгеләнгән планның яртысыннан артыгы дигән сүз. "Чаллы яшелчәсе", Вилданов КФХ, "Алмаз" хуҗалыклары бу төр азыкны җитәрлек күләмдә тупладылар. Хәзер шәхси хуҗалыкларга печән өләшәләр. "Гигант", Тукай азык-төлек корпорациясе, Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз", "Биклән" хуҗалыклары үз эшчеләрен байтак күләмдә печән белән тәэмин...
-
14 июнь 2012 - 14:51Кем ничек эшли?14 июньгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, терлек азыгы әзерләүгә күп хуҗалыклар кереште, печән һәм сенаж туплыйлар. Бу эшне "Гигант", "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары һәм "Вилданов" КФХ уңышлы гына башлап җибәрде. Гигантлылар 128 тонна печән, 300 тонна сенаж әзерләделәр. "Камский"ның яңа уңыштан әзерләгән 80 тонна...
-
12 июнь 2012 - 15:02Терлек азыгын махсус звено әзерлиЕрактагы басу юлыннан азык утарына печән төргәкләре төягән "КамАЗ"лар, тракторлар кайта. Хуш исле печән йөген үз җаваплыгына кабул итүче фуражир Салихҗан Касыймовның йөзе якты, күңеле күтәренке: "Бу бит маллар яратып ашый торган, бөтен витамины үзендәге хәзинә", - дип әйтә ул, яңа уңыштан печән эскерте күтәрелүгә шатланып.
-
8 июнь 2012 - 07:09Гигантлылар “бозау печәне” әзерлиАвылларда бүген бөтен эшнең бер җепкә тезелгән чагы. Бер генә чараны да кичектерә торган түгел. Басуларда иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Халык үлән муллыгына сөенә-сөенә печән әзерли. Кояшлы якты көннәрнең һәр сәгатен мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга ашыга игенче.
-
31 май 2012 - 05:28Печәнгә төштеләрРайон хуҗалыклары печәнгә төште. "Алмаз", "Гигант", "Ярыш", "Камский" хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне чаба. Терлек азыгы әзерләүгә керешер алдыннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе белән терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге тикшерелде.