Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печәнгә төштеләр

Район хуҗалыклары печәнгә төште. "Алмаз", "Гигант", "Ярыш", "Камский" хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне чаба. Терлек азыгы әзерләүгә керешер алдыннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе белән терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге тикшерелде.

"Агрокөч төркеме" ябык акционерлык җәмгыяте техник бүлегенең инженер-механигы Илназ Хәйретдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Марат Кәримов һәм Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш инспекторы Ильяс Гыйлаев составындагы комиссия район хуҗалыкларында печән чабу, әйләндерү, төрү, эскерткә кую, сенаж әзерләү техникасының торышын карап, үзенең бәясен бирде һәм бүгеннән эшкә башларга мөмкин дигән нәтиҗә чыгарды.

Районда ел саен заманча куәтле техника арта. Бүгенге көндә районда 5 "Ягуар", 2 "Полесье", 24 КСК-100 комбайннары, 40 җыйгыч-төргәгеч, 25 тырма-әйләндергеч, тракторларга тагыла торган 55 чапкыч бар. Механизаторларыбыз аларның һәркайсын югары сыйфат белән төзекләндереп, әзерлек сызыгына куйганнар. Техниканы яңарту программасы нигезендә быел "Биклән", "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыкларында да икешәр МТЗ тракторлары алганнар. Бикләнлеләр печән өстенә яңа "Полесье" техникасын көтәләр. "Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгы бер МТЗ-82 тракторы сатып алган.

Реклама

Комиссия әгъзалары печәнгә төшәчәк барлык техниканың әзерлеген җентекләп карап, уңай бәяләделәр. "Гигант", "Алмаз", "Биклән", "Чаллы яшелчәсе", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар механизаторларының тырышлыгы аеруча мактауга лаек. Техника төзек, яхшылап буялган, механизаторлар үз бурычларын яхшы аңлыйлар.Көннәр шулай аяз торганда, терлек азыгын мул итеп һәм витаминлы хәлдә әзерләү мөмкинлеге бар, дип бәяләделәр комиссия әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы печђн