Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Матур көннәрне кулдан ычкындырмыйк

10 июльгә районда барысы 8138 тонна печән эскертләргә салынды. Бу кышка билгеләнгән планның яртысыннан артыгы дигән сүз. "Чаллы яшелчәсе", Вилданов КФХ, "Алмаз" хуҗалыклары бу төр азыкны җитәрлек күләмдә тупладылар. Хәзер шәхси хуҗалыкларга печән өләшәләр. "Гигант", Тукай азык-төлек корпорациясе, Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз", "Биклән" хуҗалыклары үз эшчеләрен байтак күләмдә печән белән тәэмин...

10 июльгә районда барысы 8138 тонна печән эскертләргә салынды. Бу кышка билгеләнгән планның яртысыннан артыгы дигән сүз. "Чаллы яшелчәсе", Вилданов КФХ, "Алмаз" хуҗалыклары бу төр азыкны җитәрлек күләмдә тупладылар. Хәзер шәхси хуҗалыкларга печән өләшәләр. "Гигант", Тукай азык-төлек корпорациясе, Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз", "Биклән" хуҗалыклары үз эшчеләрен байтак күләмдә печән белән тәэмин иттеләр. Бу эш дәвам итә.

Реклама

Бүген төп көч үләннәр картайганчы яхшы сыйфатлы сенаж салуга тупланды. "Гигант", "Вилданов" КФХ, "Ярыш" хуҗалыклары төрле үләннән, люцернадан кышка җитәрлек югары сыйфатлы сенаж салдылар, хәзер сенажны ачыткы кушып, өстәмә базларга салуны дәвам итәләр. Бу мәсьәләдә "Камский", "Биклән", Тукай азык-төлек корпорациясенә эшне тизләтәсе бар. 10 июльдә "Камский"да 3964 тонна урынына 1750 тонна, "Биклән"дә 3016 тонна урынына 1000 тонна, Тукай азык-төлек корпорациясендә 10236 тонна урынына 4822 тонна гына сенаж әзерләнүе борчу тудыра. Бу хуҗалыкларда һәр шартлы терлеккә кышка бары 6,17 центнер, 8,20 центнер, 7,42 центнер азык берәмлеге азык әзерләнгән. Бу уртача район күрсәткеченнән шактый түбән. Һәрхәлдә, көннәр матур торганда, терлек азыгын күбрәк туплап калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азык туплау печђн

2
X