Матур көннәрне кулдан ычкындырмыйк
10 июльгә районда барысы 8138 тонна печән эскертләргә салынды. Бу кышка билгеләнгән планның яртысыннан артыгы дигән сүз. "Чаллы яшелчәсе", Вилданов КФХ, "Алмаз" хуҗалыклары бу төр азыкны җитәрлек күләмдә тупладылар. Хәзер шәхси хуҗалыкларга печән өләшәләр. "Гигант", Тукай азык-төлек корпорациясе, Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз", "Биклән" хуҗалыклары үз эшчеләрен байтак күләмдә печән белән тәэмин...