Якты юл
  • Рус Тат
  • Бергәләп алынгач, була ул

    Авылда бүген кылны кырыкка бүләр чак. Юкка гына борынгылар җәйнең бер көне ел туендыра димәгәннәр. Терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара, уракка төшәр чак та җитеп килә - техника утарларында чүкеч, металл чыңы тынып тормый, урып-җыю техникасын ремонтлау, көйләү эшләре бара. Беренче карашка гына яшелеккә күмелгән авыл тыныч кына үз...

    "Ярыш" хуҗалыгы кырларын күргәч, күңел шатлык белән тула. Иген басуларында тук башаклар диңгездәй чайкалып утыра. Күпьеллык үлән басуларына сокланып йөргән идем. Шөкер, авыл уңганнары аны нәкъ менә туклыклы вакытында җыеп, сенажга салалар, печәнен киптереп әзерлиләр. Сенажның әле былтыргысы да бар, быел да пландагы 3408 урынына инде 4000 тонна салынган. Бер базны яхшылап таптатып, нәкъ менә өлгереп җиткән үлән белән тутырып куйдылар, икенче баз да тулып килә. 852 тонна печән әзерләүне бурыч итеп куйганнар. Аның да 550 тоннасы әзер.

    Эш җепкә тезелгәндәй, өзеклекләрсез бара. Фәнис Әхмәтвәлиев МТЗ-80 тракторы белән печәнне теземнәргә сала, прессланып кайткан рулоннарны кибән куйгыч белән өеп торуда да ул эшли. Нәзир Галиев үләнне турыдан алдыра, ә яшел массаны Ришат Сәхбиев, Радик Солтанов "КамАЗ"ларда, Фазыл Бәйрәмов трактор арбасы белән басудан базга ташып торалар. Расим Кашапов куәтле К-744 тракторы белән сенажны тигезләп, таптатып тора. Бу эш шул кадәре җайга салынган, механизаторлар бернинди өзеклеккә дә юл куймыйлар. Теземнәргә салынган печәнне пресслауда Рафис белән Рәвис Хаматовлар өлгер эшли.

    Хаматовларның авыл башындагы 100 гектардагы козлятник теземнәрен рулонга төрдерүләрен сокланып карап тордым. Теземнәр калын. Печән төргәкләре, кем әйтмешли, адым саен. Кыскасы, күңел сөенерлек муллык. Биредәге һәм башка басудагы рулоннарны җыеп та аласы бар бит әле. Ә эш өзелми, "КамАЗ"лар килеп тора, Фазыл Дәүләтбаев МТЗ-82 тракторына тагылган күтәрткечләр белән эре печән төргәкләрен төяп җибәрә. Ә басудан кайткан муллыкны гомере буе колхозда бухгалтер булып эшләгән, 70 яшьлек ветеран Нурия Гыймадиева төгәл исәпкә алып, урнаштырып тора. Кыскасы, терлек азыгы әзерләү эше алдан ук төгәл оештырылган. Бүген-иртәгә биредә шәхси хуҗалыкларга печән бирә башлыйлар.

    Кырларда эшләрнең торышы белән танышканнан соң, мин "Ярыш" хуҗалыгы рәисе Расим Шәйхаттаров белән дә очраштым".

    - Матур гына эшлисез, шөкер. Авылның киләчәге бар дияргә буладыр, - дим.

    - Читтән килеп, кемдер эшләми безнең өчен. Дөрес, читтән эшчеләр чакырткан чаклар да булды, - диде ул. - Хәзер менә коллектив бер йодрык булып тупланды. Яшьләр дә килә. Механизатор Рәвис Хамматовның олы улы Айнур - комбайнчы, аның студент энесе Динар ярдәмчесе, мәктәптә укучы Айдар колхоз көтүе көтә.

    Белмим тагын, авылның киләчәге бар дим мин. Механизаторлар көчле безнең. Үзләре эшлисе техниканы үзләре ремонтлый. Бу җаваплылыкны арттыра. Язын ике агрегат ике сменада эшләп, 2200 гектар җиргә орлык чәчте. Өч ел элек дүрт куәтле трактор алдык. Былтыр, ике "Полесье" комбайны өстәлде. Берсе - ашлык, икенчесе азык җыя торган. Быел менә урак өстенә бер "Дон" комбайны көтәбез.

    - Уҗымнар начар кышлады бит быел. Сездә хәлләр ничек?

    - 50 процент уҗым, чыннан да, начар булды. Аны әрәм итмибез, сенажга салабыз. Арпа, бодай, вика әйбәт. 1600 гектарда игеннәрне - чүп үләненә, ә 200 гектарны бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрдек.

    - Бик күп чыгымнар сорый бу эшләр. Дәүләт ярдәме бармы?

    - Тырышсаң, эш нәтиҗәләрең булса, ярдәм бар. Ташламалы ягулык алдык, ашлама алганда да ярдәм булды. Төрле тармак буенча субсидияләр булгалап тора. Хикмәт шунда, авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең сату бәясе бик түбән. Мал үзен үзе асрый торган түгел. Тырышабыз, төрле юлларын эзлибез, - диде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: