Гигантлылар “бозау печәне” әзерли
Авылларда бүген бөтен эшнең бер җепкә тезелгән чагы. Бер генә чараны да кичектерә торган түгел. Басуларда иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Халык үлән муллыгына сөенә-сөенә печән әзерли. Кояшлы якты көннәрнең һәр сәгатен мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга ашыга игенче.
"Гигант" хуҗалыгының яңгырлардан соң тагын да куерып, күтәрелеп киткән күпьеллык үлән басулары быел да менә дигән уңыш вәгъдә итә. Теземнәрдә күпереп яткан хуш исле, ефәк кебек йомшак һәм сусыл печәннең сыйфаты да менә дигән икәнен аңлатып торасы юк. "Бөтен витаминнары сакланганын, халыкта "бозау печәне" дип йөртелә торганын әзерлибез бүген. Костер белән люцерна катнашмасы безнең җирлектә һәм безнең һава шартларында һәр елны диярлек тотрыклы уңыш белән сөендерә. Быелгы үлән чыгышы аеруча әйбәт. Менә шушы басуның һәр гектарыннан уңыш, яшел массага күчергәндә, 300 центнердан да ким чыкмаячак," - ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов, кулындагы печән учмасының хуш исенә кинәнеп. 1000 гектар биләгән күпьеллык үлән басуларының 700 гектарын печәнгә һәм сенажга чабып алырга, шушы кояшлы көннәрдә мөмкин кадәр күбрәк бозау печәне әзерләп калырга ниятләре гигантлыларның. Техника гөрелтесенә күмелгән 60 гектарлы басу янында туктап, механизаторларның бер алны чабып килгәннәрен көтеп алабыз. Кояшта ялык-йолык килеп бер сафка тезелеп килгән МТЗ тракторларының куе үлән диңгезен ерып килүләре үзе бер манзара. Егетләребез сыната торганнардан түгел, тырыш һәм өлгерләр дип, башта тракторчылар Мәсгуть Камалетдинов һәм Сергей Черпаков белән, аннан соң хуҗалыкның игенчелек тармагында 1987 елдан бирле хезмәт куючы тәҗрибәле бригадир Әсхәт Ибраһимов белән таныштыра җитәкче. "Күңелләр күтәренке, каерылып үскән печәннәргә карап, сөенә-сөенә эшлибез. Терлек азыгы мулдан булса, халык та ризыклы, акчалы була бит," - диләр егетләр. "Техника паркын елның-елында яңартып тора "Гигант" хуҗалыгы. Быел әнә өр-яңа МТЗ-82 тракторына кушып КРН-2,1 чапкычы да алып җибәргәннәр. Әлеге агрегатның эшеннән бригадир да, механизаторлар бик канәгать. Югары җитештерүчән һәм уңайлы, диләр. Бүген үк шушы басудагы печәнне чабып өлгерергә ниятлиләр. Алга таба да көнлек норманы 60 гектардан киметмәскә исәпләре. Кояшлы көннең һәр минуты исәптә дип, тракторлары янына ашыкты егетләр. Тик эшкә керешер алдыннан "бозау печәне" әзерләгән көннәрнең истәлеге итеп фоторәсемгә төшәргә күндердек үзләрен. Елның-елында кышкылыкка бермә-бер азык запасы белән керүне төп бурыч итеп куйган гигантлыларның быелга планнары да зурдан: узган елгы шул ук күләмдәге запаска өстәп, печәнне - 1000 тоннадан, сенаж белән силосны 7000 тоннадан да арттырып тупларга җыеналар. Табигать шартлары гына сынатмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев