Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ветеринарлар яфраказык әзерли башладылар

Узган атнаның җомгасында район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре "Сәйдәш" хуҗалыгына яфраказык әзерләшергә чыктылар. Бозауларга яшь үсентеләрне алар Иректаң авылы янындагы урманда җыйдылар.

Без килгәндә, сәгать инде иртәнге унга якынлашкан иде. Кулларына балта, пычак тоткан егермеләп хезмәткәр тырыша-тырыша яшел агач ботакларын кисә, машинага төяргә уңайлы булсын дип, кечкенә өемнәргә өя иде. Берничәсе, шул ботакларны кечкенә бәйләмнәргә җыеп, себерке бәйли. Табигать кочагында көлешә-көлешә гөр килеп эшлиләр.

"Яфраказык себеркесен бәйләүнең дә үз тәртибе бар аның. Иң элек юанлыгы - 1,5, буе 30-50 сантиметрлы яшел яфраклы агач очын кисеп алабыз. Аннары 30-40 сантиметр калынлыктагы себерке итеп бәйлибез", - дип, эш тәртибе белән таныштырды мине район ветеринария берләшмәсенең табиб-вирусологы Румия Мусина.

Фермага алып кайткач, әлеге себеркеләрне күләгә урынга куеп киптерәләр, яфрактагы кальций, каротин кебек файдалы матдәләрнең саклануына аерым игътибар бирелә. Чөнки дөрес итеп әзерләнгән яфраказыкның яшь бозауларның үсешенә йогынтысы зур.

Реклама

Атна ун көн эчендә ветеринария хезмәткәрләре "Сәйдәш" хуҗалыгындагы бозауларга кыш буена җитәрлек яфраказык әзерләргә ниятлиләр.

- Районның төрле оешма хезмәткәрләре безнең кебек яфраказык әзерләүгә алынсалар, хуҗалыкларга нинди зур ярдәм булыр иде. Малларның рационын төрлеләндерергә, витаминнарга баетырга кирәк, - дип фикерен җиткерде район ветеринария берләшмәсе баш табибы Әнсар Әбделманов.

Дүрт ел буе әлеге хуҗалыкка ярдәм иткән ветеринария хезмәткәрләре аларның үрнәге районның башка оешмаларында да теләктәшлек табар дип ышанып калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы терлек азыгы ђзерлђњ

2
X