Укучылар тег белән яңалыклар
-
4 апрель 2013 - 05:57Борды укучылары сыерчыкларны каршы алырга әзерБорды урта мәктәбе укучылары сыерчыкларны каршы алуга кышын ук әзерләнә башладылар. Быел да балалар яз җиткәнче үк нәни дусларына оялар ясап куйдылар. Аеруча башлангыч сыйныф укучылары сынатмады. Балалар тырышлыгы белән әзерләнгән оялар бүген күңелләрне сөендереп, булачак хуҗаларын көтеп торалар.
-
19 июль 2012 - 15:17Бюджет хезмәткәрләре ярдәм иттеИштирәк авылы мәктәбе укытучылары һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре июльнең ике көнен "Закиров" крестьян фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләүгә багышладылар.
-
19 июль 2012 - 15:10Санкт-Петербургка сәяхәт кылдыларРайон укучылары һәм укытучыларыннан торган 30 кешелек төркем күптән түгел Санкт-Петербург шәһәренә экскурсиягә барып кайтты.
-
8 июнь 2012 - 07:17Гаилә фермасына мәктәп директорлары килдеУку елын йомгаклау чарасын быел әнә шулай үзенчәлекле итеп үткәргәннәр. Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп директорлары Бакчасарайдагы Миңнехуҗиннар гаилә фермасын карады. Биредә хезмәт тәрбиясенә багышланган семинар узды. Педагоглар эш процессы белән танышты. Югары технологияле бу фермада мөгезле эре терлек, токымлы сарыклар, атлар, куяннар, асрала.
-
23 март 2012 - 04:57Сәләтле укучыларыбыз – безнең горурлыкУку елының өченче чиреге төрле республикакүләм чараларга бай булуы белән аерылып торды һәм, иң мөһиме, барысында да безнең мәктәп укучылары актив катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.
-
22 март 2012 - 13:06Һөнәр сайлау – җитди мәсьәләРайон мәгариф бүлеге өлкән сыйныф укучыларын, һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан, белгечлекләр белән таныштыру өчен төрле оешмаларга экскурсияләргә алып бара. 20-23 мартта район мәктәпләрендә укучы егет-кызлар "Промпласт" җәмгыятендә, "Бигеш" аэропортында, "Россия тимер юллары" ҖЧҖндә, Чаллы шәһәренең политехник көллиятләрендә булды, "Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгында район фермерлар ассоциациясе эше белән танышты. Мондый очрашулар...