Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәләтле укучыларыбыз – безнең горурлык

Уку елының өченче чиреге төрле республикакүләм чараларга бай булуы белән аерылып торды һәм, иң мөһиме, барысында да безнең мәктәп укучылары актив катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.

Казан (Идел буе) федераль университетының, филология һәм сәнгать институтында "Мин туган телемдә сөйләшәм" дип исемләнгән иҗат бәйгесенең йомгаклау этабы булды. Бәйгедә республика мәктәпләреннән 335 укучы катнашты. Безнең мәктәптән VIII сыйныфы укучылары Дмитрий Волков һәм Илзирә Галимханова, үзләренең иҗади эшләре белән катнашып, Казан федераль университетының рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Шушы ук югары уку йорты бинасында "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" дип исемләнгән III республикакүләм фәнни-гамәли конференция дә булып узды. Укучыларыбыз Дмитрий Волков, Илзирә Галимханова, Эльвира Сәгыйтова, Регина Нуретдинова, Аделя Сафина, Эльвина Галиуллина үзләренең фәнни эшләре белән чыгыш ясадылар. Жюри тарафыннан минем укучым Илзирә Галимханованың чыгышы кызыклы дип табылды һәм ул истәлекле бүләккә ия булды. Һәр укучының эше махсус җыентыкта басылып чыкты һәм ул китаплар укучыларга да тапшырылды.

Сарман районының икенче Җәлил урта мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференциядә биш секция эшләде. Мәктәбебезнең уку алдынгысы Дмитрий Волков татар филологиясе секциясендә үзенең "Гөлшат Зәйнашева җырларында сүз-сурәтләр" исемле чыгышы белән барлык укучыларны һәм аларның укытучыларын хәйран калдырды. Жюри әгъзасы профессор, академик Х. Миннегулов бүләкләү тантанасында үзенең Дмитрий чыгышыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Дөрестән дә, безнең Дмитрий - бик тырыш укучы. Әби-бабай тәрбиясендә үскән егет, рус мәктәбендә укуына карамастан, татарча матур итеп сөйләшә, үз фикерләрен кыю, төгәл итеп әйтеп бирә. Дмитрий бу конференциядә зур җиңү яулады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнү дә аны бик сөендерде.

Сарманда үткәрелгән конференциядә безнең укучыларыбыз аерылып торды - төрле секцияләрдә үз эшләрен яклап, барысы да дипломнар белән бүләкләнделәр.

Без аларның ата-аналарына, әби-бабаларына, юл чыгымнарын үз өсләренә алып, балаларын ерак юлга чыгарып җибәрүләре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђктђп укучылар мђнариф