Автор автор яңалыклары
-
Безнең Сәмигулла абый
Безнең Оргыды авылында хөрмәткә лаек кешеләр күп. Элеккеге «Ленар» колхозында гомер буе тырышып хезмәт куйган авылдашларыбызның исемнәре мактауга лаек. Алар турында район газетасында да язып торам. Бүгенге язмам исә Сәмигулла абый Шәмсетдин улы Рахмангулов турында.
-
Галиҗәнап бал!
Табигатькә бал төште. Умарта тотучылар өчен иң кызу чор хәзер. Шул ук вакытта көтеп алынган, тансык – рәхәт вакыт та бу. Мин бал кортлары сөючеләрнең бүгенге халәтләрен бик яхшы тоям. Чөнки үзем дә умартачы гаиләсендә үстем, хәзер дә ишегалдыбыз тулы умарта, без аннан ямь табып яшибез.
-
Бабам – фин сугышы ятиме
Тарих дәресләреннән, китаплардан, кинофильмнардан без Бөек Ватан сугышы турында бик күп беләбез. Әмма Бөек Ватан сугышына кадәр 1939 елның 30 ноябреннән 1940 елның 12 мартына кадәр барган фин сугышы ни өчендер хәтердән җуела. Минем бабам – бүген Югары Байлар авылында яшәүче Флүр Нуримөхәммәт улы Исламовның әтисе дә шушы сугыш корбаны. Бу язмам аның якты истәлегенә дога булып ирешсә иде.
-
Эчтәлекле рәсемнәр
Иҗади бәйге
-
Алты балага гомер биргән Ана
Боерган авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында «Тыл батырлары» дигән акция уздырган иде. Анда тыл хезмәтчәннәре фидакарь хезмәтләре турында сөйләнде. Сугыш чоры кешеләренең уртак кичерешләре күп, әмма һәркемнең үз язмышы. Геройларның берсе – Фәүзия Габдрахман кызы Сәлимова.
-
Герой туганнарым
Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп узмаган. Гаиләбезнең «Үлемсез полк» акциясе кысаларында алып барган эзләнү эшләре 12 туганыбызны барларга ярдәм итте.
-
Блокадачы авылдашыбыз
Боерган авылында туып-үскән Кыяметдин Минһаҗетдин улы Минһаҗев Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераны. 900 көн һәм төнгә сузылган блокадада шәһәр 1 млн кеше чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. Кыям Минһаҗев Ленинград блокадасын өзүдә күрсәткән батырлыгы өчен 1942 елның 22 декабрендә «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә.
-
Җәйнең татлы бәйрәме
Князево авыл җирлегендә җәйнең иң «баллы» бәйрәме – халыкларның дуслыгын, татулыгын чагылдырган бөтендәнья торт көне билгеләп үтелде. Торт – һәр табынның иң тәмле ризыгы.
-
Язма балачакка кайтарды
«Якты юл» газетасын 43 ел яздырып алам. Бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм.
-
Якын дусны күргән кебек булам
Гомерем буе район гәзите белән бергә «атлыйм».
-
Сынаулы юл
Әлфия Хафиз кызы Шәмсетдинова 1932 елда Минзәлә районы Колыш авылында дөньяга килә. Ятимлек ачысын сабый чагыннан татырга туры килә аңа – сигез яшендә әтисез кала. Әтисенең җәсәден алып чыгып китүләре бүген дә күз алдында. Озакламый Бөек Ватан сугышы башлана. Абыйсы фронтка китә, ике апасы кияүгә чыга. Әлфия әнисенең төп таянычы була. Газизә апа кызын үз үрнәгендә тәрбияли – һәр эшкә кулы ятып тора кызның. Әбисе, әнисе һәм Әлфия бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр. Кыз 12-13 яшеннән өлкәннәр белән бергә колхоз эшенә йөри. Аннары 15 яшьлек яшүсмерне иптәш кызлары белән Удмуртиядәге Пилга урманына эшкә җибәрәләр. Анда чиләнә-чиләнә эшләп кайтуга Себергә урман кисәргә баручы кызлар исемлегенә теркәп куйганнар. Өскә кием-салым, аякка кияргә аяк киеме юк вакытлар. Нишләсен, капчыктан – халат, юкә мунчаласыннан чабата ясарга өйрәнә. Ниһаять, көтеп алган көн җитә – ярты ел эшләгәннәрне өйләренә кайтаралар. Авыр хезмәтләренә күрә алган акчаларына 12 кило шикәр, 9 такта чәй сатып ала.
-
Ике кодагыйга – 190 яшь!
Авылыңда ак әбекәйләр булу үзе бәхет. Чәчләренә энҗе сибелеп, маңгайларына тирән буразналар салынса да, алар шундый сөйкемле. Безнең Бикләнебездә дә бар андый хөрмәткә лаеклы затлар. Сугышын да, ачлыгын да күргән бу өлкән буын сикәлтәле озын гомер юлы үтеп тә күңел көрлеген, йөз аклыгын югалтмаган.
-
Файдалы бәйге
Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар вакытларын бик файдалы үткәрәләр. Шушы көннәрдә биредә «Күңелле ГАИшник» дип аталган бәйге үтте. Үсмерләр өчен бик тә файдалы булган әлеге конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Һәр отряд бер команда буларак көч сынашты. Уен уен белән, бүген бит әле балаларның бер-берсе белән якыннан аралашмаулары, сәламәтлек саклау таләпләрен үтәүләре мөһим.
-
Терлек азыгын китереп бирделәр
Абзар янына өелгән печән рулоннарына карап тордым да, элекке заманнар искә төште. Шәхси хуҗалык малларына печән басуыннан билгеле бер мәйданны үлчәп бирәләр иде. Аннан соң инде шул мәйданчыктагы печәнне чабып бирүчене эзлисең. Бу эш башкарылгач, басуга барып чабылган печәнне әйләндерә-әйләндерә киптерәсең. Авылга якын басудан бирсәләр сөенәсең инде. Аннары шул кышлык мал азыгын ишегалдына кайтару өчен кемнәргә генә ялынмыйсың?! Транспортын табарга, төяшергә, кайткач абзар түбәсенә мендерергә яки бакчада эскерт ясап кую өчен кеше табарга кирәк. Шәһәрдәге балаларны, туган-тумачаны, эшләреннән бүлеп, чакырып кайтарасың.
-
Ак халатлы Фирая
Сүзем Тукай районы үзәк дәваханәсенең лаборатория бүлегендә эшләүче Фирая Вәкил кызы Сарманаева турында. Тумышы белән ул Иске Абдул кызы. Укуны тәмамлагач, аны ак хыяллары медицина училищесына алып килә. Кешеләргә яхшылык эшләргә, ярдәм кулы сузарга кирәк дигән уй аның күңелендә әнә шул вакытта ук урын ала.