Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Герой туганнарым

Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп узмаган. Гаиләбезнең «Үлемсез полк» акциясе кысаларында алып барган эзләнү эшләре 12 туганыбызны барларга ярдәм итте. 

Минем Гатүф бабамның (әниемнең әтисе) бабасы – Бакчасарай авылыннан Мадьяров Әхмәтгәрәй Бөек Ватан сугышына биш улын озата. Аларның өчесе – Гыйльмулла, Гаптулла һәм Харис яу кырында ятып кала. Салих туберкулез белән авырып кайта. Гариф бабай сугышның ахырынача сугышып, җиңүче булып кайта. 
Шул ук бабамның икенче бабасы Хәйрулланың өч улы – Әһлиулла, Нурулла һәм Гыйльмулла сугышка китә һәм бары Гыйльмуллага гына туган авылын күрү насыйп була. 
Мәрдиевләр гаиләсеннән Люция әбиемнең (әниемнең әнисе) ике абыйсы – Әфкәр һәм Җәүдәт сугышка алына. Җәүдәт абый сугышта уң кулын калдырып кайта. Әфкәр абый хәбәрсез югала. 20 яшьлек егетнең безгә карарга хәтта фоторәсеме дә калмаган. Аның Харьков өлкәсе Червоный Оскоп авылында җирләнгәнен интернет челтәре аша без әле 2015 елда гына белдек.
Әтиемнең гаиләсеннән (Әхмәтҗа-новлар) Мортаза бабай һәм аның олы улы Зәкәрия сугышка алыналар. Шул китүдән ата һәм ул башка очраша алмыйлар: Мортаза бабай хәбәрсез югала, Зәкәрия абый авыру булып кайтып, гаилә дә корырга өлгерә алмыйча яшьли вафат була. 
Мин үземнең шундый батыр туганнарым булуы белән чиксез горурланам.

Азат Әхмәтҗанов, Биклән авылы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X