Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ике кодагыйга – 190 яшь!

Авылыңда ак әбекәйләр булу үзе бәхет. Чәчләренә энҗе сибелеп, маңгайларына тирән буразналар салынса да, алар шундый сөйкемле. Безнең Бикләнебездә дә бар андый хөрмәткә лаеклы затлар. Сугышын да, ачлыгын да күргән бу өлкән буын сикәлтәле озын гомер юлы үтеп тә күңел көрлеген, йөз аклыгын югалтмаган. 

Шундый күркәм әбекәй-ләребезнең икесе, ике кодагый – Галиябикә апа Гайсина белән Бибинур апа Фәйзуллина 95әр яшьләрен тутырдылар. Әлеге зур датаны алар икесе бер көндә билгеләп үттеләр. Ак әбиләребезнең матур бәйрәменә балалары, оныклары җыелды. Юбилярларны тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев белән авыл ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина да килделәр. Алар хөрмәтле апаларыбызга Россия Президентының котлау хатын, Тукай районы ветераннар советының истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. 
Иң беренче без Галиябикә апа белән Миңнеәхмәт абый Гайсиннар йортының капкасын ачтык. Миңнеәхмәт абый – бүген авылда исән-сау гомер кичерүче өч сугыш ветеранының берсе. Галиябикә апа белән алар 70 елдан артык бергә яшиләр. Өйләре тулы балалары, оныклары, гөр килеп бәйрәмгә – яраткан әниләренең, сөекле әбекәйләренең юбилеен үткәрергә җыелганнар. Узган ел шулай зурлап Миңнехәмәт абыйның 95 яшен үткәргән булсалар, быел менә тагын бәйрәм – әбекәйләренә 95 яшь! Галиябикә апа, шөкер, үз аягында йөри, зиһене ачык. Ап-ак яулыгын иңенә төшереп япкан, килешле матур күлмәген кигән. Галиябикә апа тумышы белән Иштирәк авылыннан, Бикләнгә ул килен булып төшкән. Гомере буе колхозда эшләгән. Алар авылда иң матур гаиләләрнең берсе булып гомер итәләр. Галиябикә апа белән Миңнеәхмәт абыйның бүгенге көннәре кадер-хөрмәттә үтә. Алар кызлары Нәсимә апа тәрбиясендә. Ни кызганыч, кияүләре – Нәсимә апаның гомер иткән ире Фрит абый узган ел, каты авырып, мәңгелеккә күчте. Әмма әле йортның төп хуҗасы – Миңнеәхмәт абый елларга баш бирми. Бу йортта бүген дә аның сүзе – закон. 
Бу йортта кунак булгач, икенче юбиляр, Галиябикә апаның кодагые – Бибинур апаларга юл тоттык. Нәсимә апаның килендәше – Светлана Марковна урамнан ук елмаеп каршы алды. Ул – безнең авыл килене, Иске Абдул авылы кызы, Фрит абый белән бертуган Зөфәр абыйның тормыш иптәше. 
Ишегалдында безне кунакчыл йорт хуҗасы Зөфәр абый, аларның балалары, оныклары, туганнары каршы алды. Ни кызганыч, Бибинур апа инде урын өстендә. Зур итеп мул сыйлы табын әзерләнгән. Авыл халкы шулай кунакчыл инде бездә.
Олы кешенең күңеленә бер җылы сүз җитә, Бибинур апаның да авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев әйткән ихлас теләкләрдән күзләре яшьләнде. Гомер буе авыр хезмәттә булган, башта колхоз эшендә көнне-төнгә ялгап бил бөккән, аннары мәктәптә җыештыручы булып эшләгән Бибинур апаны авылыбызда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Алар тормыш иптәше Вәли абый белән бик матур, озын, бәхетле тормыш юлы уздылар. Кызганычка, Вәли абыйның гомере кыскарак булды. Бибинур апаның картлыгы ялгыз түгел, ул улы Зөфәр белән килене Светлана тәрбиясендә яши. Сөекле оныклары, оныкчыклары яныннан өзелми. 
Бу йортның капкасыннан чыккач күңелемне ниндидер җылы горурлык хисе биләп алды. Олы яшькә җитеп, иң кадерле ак әбекәй булып яшәү һәркемгә дә тими бит ул. Өлкән яшьтәге кешене тәрбия кылудан да изге, саваплы эш юктыр. Күршебездә 87 яшенә җитеп дөнья куйган Вәсимә әбекәй искә төште. Ул соңгы сулышын алганда безгә: «Үз балаларым кебек карадыгыз, рәхмәт, бәхиллегемне бирәм», – дип күзләрен йомды. Язмыш диген, кемнең кем кулына каласын бер Аллаһ Тәгалә генә белә. Бүгенге очрашулар күңелдә аңлатып бирә алмастай матур хисләр калдырды. Рәхмәт әбекәйләргә – алар барына шөкер итеп, югына сабыр итеп яшәп шушы матур картлык көннәренә җиткән. Балалары бүген аларны түрдә утырта. Бу – йортта, нигездә саклана торган тәрбия үрнәге инде. Әнә, оныклары да әбекәйләрен ничек хөрмәт иткәнне күреп торалар, димәк, аларның үзләрен дә бәхетле картлык көтә.

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.
/ Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев