Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Бабам – фин сугышы ятиме

Тарих дәресләреннән, китаплардан, кинофильмнардан без Бөек Ватан сугышы турында бик күп беләбез. Әмма Бөек Ватан сугышына кадәр 1939 елның 30 ноябреннән 1940 елның 12 мартына кадәр барган фин сугышы ни өчендер хәтердән җуела. Минем бабам – бүген Югары Байлар авылында яшәүче Флүр Нуримөхәммәт улы Исламовның әтисе дә шушы сугыш корбаны. Бу язмам аның якты истәлегенә дога булып ирешсә иде. 

«Минем әтием Исламов Нуримөхәммәт Ислам улы 1908 елда Югары Байлар авылында дөньяга килә, – дип сөйли бабам. – Мәктәпне тәмамлагач, кадровый хезмәт алып кайта, беренчеләрдән булып колхозга керә. Колхозлашу еллары башланган чор була ул. Әнием Шәмгыйнур белән кавышкач, 1935 елда абыем Җәләлетдин дөньяга килә, өч елдан мин туам. 1939 елның ноябрендә әтиемне фин сугышына чакырып алганда миңа нибары бер яшь була. Күп тә үтми, әти снайпер пулясыннан һәлак була. Әнием ике сабый белән тол кала...»
Шулай итеп, бабам әтисен хәтерләмичә дә ятим булып кала... Авырлыкларга баш бирмичә, әнисе ике улын аякка бастыру өчен бар көчен куя. Бөек Ватан сугыш еллары иң авыр вакытларның берсе була. Ипи такы-токы, кузгалак, алабута, өшегән бәрәңге белән тукланалар. 
Шәмгыйнур әби көчле ихтыярлы хатын-кыз була. Әтисез калган ятимнәрне язмыш дулкынына ташламыйча үстерә. Минем бабама, абыйсы Җәләлетдин белән, тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Тора-бара алар әнисенең уң кулына әвереләләр. Флүр бабам, ат җигеп, басуда эшләүче тракторчыларга ягулык-майлау материаллары ташый. Үсмер малайга олы мичкәләрне тәгәрәтеп, ат арбасына салу-бушату җиңелләрдән булмагандыр.
«Без бит икенче бөтен-дөнья сугышы башыннан ук ятим калган сабыйлар, тик нигәдер андыйларга игътибар юк», – дип, торган саен үртәлә бабабыз, күзләре яшь белән тула. «Икенче бөтендөнья сугышы башында ук вафат булганнарның хәтта исемлеге дә юк бит», – дип үрсәләнә.
Хәрби хезмәтнең дә гадие генә эләкми бабама. 1957-1960 елларда ул армия хезмәтен Семипалатинск шәһәре янында атом бомбасын сынау гаскәрләрендә үтә. 
«Бу хакта ул вакытта беркемгә бернәрсә сөйләргә ярамый иде, хәрби сер саналды. Полигонда шартлаткан бомба яктылыгы күзләрне чагылдыра, аждаһадай күтәрелгән төтен җиһан-ны каплап, күңелгә шом сала. Һавада самолетлар әйләнеп-әйләнеп оча. Көчле шартлаудан соң берничә көн үткәч безне полигонга кертәләр. Андагы сугыш техникасы пыяла кебек эрегән, теткәләнеп беткән. Махсус кием киеп, шуларны җыябыз, чистартабыз, хәрби машиналарга төяп озатабыз», – дип искә ала хәзер бабай. 
Армия хезмәтеннән кайткан егет туган авылы Югары Байлардан читкә китми, гомере буе «Чәчкәле» күмәк хуҗалыгында эшли. Әбиебез Мәүлидә белән өч кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр.
Хәзер инде бабам лаеклы ялда. Армия сафларында күрсәткән батырлыклары өчен, 40 елдан соң булса да, аңа «Аерата куркыныч подразделение ветераны» исеме бирелә. Бүгенге көндә бабам авыл мәчетенең абруйлы карты. Ул үзлегеннән ислам динен өйрәнде, биш вакыт намазын да калдырмый. Әбием белән 58 ел тату гомер итәләр, авылда ихтирамга һәм хөрмәткә лаек затлар.

Алина НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Югары Байлар авылы.

/ Фото Алина Нигъмәтуллинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев