Галиҗәнап бал!
Табигатькә бал төште. Умарта тотучылар өчен иң кызу чор хәзер. Шул ук вакытта көтеп алынган, тансык – рәхәт вакыт та бу. Мин бал кортлары сөючеләрнең бүгенге халәтләрен бик яхшы тоям. Чөнки үзем дә умартачы гаиләсендә үстем, хәзер дә ишегалдыбыз тулы умарта, без аннан ямь табып яшибез.
Минем әти Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының умартачылык бүлеген тәмамлаган. Озак еллар әни белән колхоз умарталыгында эшләделәр. Үзебез дә бал кортлары тоттык. Ул елларда умарта тотучылар күп түгел иде. Кечкенәдән хәтерлим, безгә районның әллә кайсы авылларыннан бал сорап киләләр иде. Гап-гади авыл кешеләреннән башлап, зур башлыкларга кадәр. Әни һәркемне хөрмәтләп каршы ала, утырып бал белән чәй эчәләр. Аннары, исемдә калган, балга дигән савытлары бик пөхтә булмаса, әни балны кайнарлап юып тутыра торган иде.
Әти белән әнигә тора-бара абыем иярде. Умартачы эше бик авыр хезмәт, бал кортлары чисталык та сорый, аннары, табыш алыйм дисәң, байтак физик хезмәт таләп итә. Кортлар аерса агач башына да менеп китәсең, артларыннан да йөгерәсең. Мин чын күңелдән әйтәм – бу теләсә кемнең кулыннан килми. Аннары бу шөгыль белән абыемның улы кызыксынып китте. Аның җитезлегенә, тәвәккәллегенә бабасы белән әбисе сөенеп туймадылар. Ренат мәктәп елларында һәр елны каникулларын авылда уздыра иде. Бабасы белән килешеп эшләп умарталарын да ишәйттеләр. Бабасы аның белән бик горурлана иде, авыл тормышының бөтен нечкәлекләрен төшенгән оныгының умарталары аныкыннан да көчле булуына сөенә иде.
Аның артыннан минем улым – Алмаз иярде. Бабаларына ияреп күч җыярга чыкканда, ышансагыз ышаныгыз, аңа 3-4 яшь кенә иде. Олыларга аның корт чагудан курыкмыйча, ияреп йөрүе бик кызык тоелгандыр. 5 яшендә бабасы үзенә аерым умарта бүләк итте. Мин бу хәлгә шулкадәр гаҗәпләнәм, әти нинди акыллы булган икән бит. Орчыктай оныгы аннан өйрәнеп кортлар карап йөри, ул кушканны тыңлый, өйрәнә! Бер елны хәтта улым турында балалар журналында да зурлап язып чыктылар. Үсә-үсә аның кызыксынуы тагын да артты, өстәмә укый башлады. Тәҗрибә белән алдырган бабасы да, мин күп нәрсәне белмим икән бит дип, танырга мәҗбүр була иде.
Җитмеш яшендә әтигә инсульт булып сәламәтлеге бик какшады. Умарталарын карарга да көче калмады. Әлбәттә, өйрәтеп торды, киңәшләрен бирде, ситуациядән чыгу юлларын әйтте. Аллаһның рәхмәте, балалары аның эшен ташламады, аның күңеле беркайчан да кителмәде.
Әтинең дөньядан китүенә быел тугыз ел. Аны сагынып искә алмаган көнебез юк. Мин аңа балаларга хезмәт мәктәбе бирүе өчен рәхмәтле. Ничек шул сабыйларга ышанган, ничек күңеле җиткән? Абыемның малае хәзер җаваплы эштә, минем улым студент. Мәшәкатьләре күп булса да, яшьләр бабалары һөнәрен ташламый, әллә нинди яңалыклар кертеп яталар. Бал кортлары әле дә безнең ихатабызның яме. Безнең һәр иртәбез кортларыбыз кай якка оча дип сорашудан башлана. Һавага нинди чәчәк исе таралуын да без башкаларга караганда ныграк сизәбез бугай. Бал аерту безнең өчен ул бәйрәм. Бу көнне һәркайсыбыз өстәлгә үз умарталарыннан алынган балны кертеп куя. Әти керткән традиция анысы да. Ул балаларны: «Кая, кайсыгызның балы тәмлерәк икән?» – дип яратып сыный, ярыштыра торган иде. Андый күңелле чакларда минем әтине дә шул табын артына алып кайтып утыртасым килә. Ул һичшиксез канәгать булып, оныкларын мактар иде.
Резидә ЮСУПОВА.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев