Блокадачы авылдашыбыз
Боерган авылында туып-үскән Кыяметдин Минһаҗетдин улы Минһаҗев Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераны. 900 көн һәм төнгә сузылган блокадада шәһәр 1 млн кеше чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. Кыям Минһаҗев Ленинград блокадасын өзүдә күрсәткән батырлыгы өчен 1942 елның 22 декабрендә «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә.
Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз.
1945 елның февралендә яраланып авылга кайткан, янар йөрәкле, җырга-моңга сәләтле, гаярь солдат Наҗия исемле чибәр, мал табибәсе булып эшләгән кызны урлап алып кайта. Алар бик матур итеп яшәп китәләр, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Сугыштан сыңар аяк белән кайткан Кыямны колхозга атлар карарга куялар. Ул гомере буе сабантуйлар өчен чабышкылар әзерләгән. Ул чабышкылар тирә-як авылларда һәрчак беренче килгәннәр. Кыям бабай караган атларның кушаматлары Дунай һәм Днепр булган. Чөнки Кыям бабай үзе дә шул җирләрдә сугыш юлы узган, шунда яраланып, сыңар аягын калдырып кайткан. Ә атларны сугарырга ул авыл уртасыннан агып торган чишмәгә килә торган булган.
1979 елда Кыяметдин абый авырып вафат була. Шул көннән башлап авылдашлар аның истәлеге итеп бу чишмәне «Кыям чишмәсе» дип атап йөртәләр. Күптән онытылган, балчык-таш күмеп бетергән чишмәне кабат эзләп табучы, аңа җан өрүче авылдашларыбыз Мирзанур Әхмәтгәрәевка, Гайнелхәмәт Хаҗиевка, Мөдәрис абыйларга авыл халкы бик тә рәхмәтле. Игелекле авылдашларыбызның изгелекләре үзләренә мең рәхмәт булып әйләнеп кайтсын, ә чишмәбез сугыш ветераны Кыям бабай истәлеге булып һәрчак челтерәп агып торсын иде.
Флүзә СӘЛИМОВА.
/ Фото Флүзә Сәлимовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев