24 июль 2020 яңалыклары
-
Блокадачы авылдашыбыз
Боерган авылында туып-үскән Кыяметдин Минһаҗетдин улы Минһаҗев Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераны. 900 көн һәм төнгә сузылган блокадада шәһәр 1 млн кеше чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. Кыям Минһаҗев Ленинград блокадасын өзүдә күрсәткән батырлыгы өчен 1942 елның 22 декабрендә «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә.
-
Минем газета кая китә?
Газетабызның узган санында Биклән авыл җирлегендә почта хезмәтенең тиешенчә оештырылмавы турындагы язма байтак укучыларыбызда кызыксыну уятты. Районның абруйлы кешесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнехановның да бу проблемага эче поша икән. Ул «Якты юл» газетасын чыга башлаганнан бирле ала. Үзенә генә түгел, коллективында эшләүчеләрнең барысына да яздыра. Тик, кызганычка каршы, район яңалыкларын вакытында белү бәхете тәтеми, ди ул. Алар яшәгән Иске Җирекле авылына почта нишләптер даими килми. «Гарьлек», – ди фермер. Район үсешенә гомерләрен багышлаган өлкәннәр өчен ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, күңел юанычы да бит.
-
Без хезмәттәшлеккә әзер
Район архив бүлеге башлыгы Нэля Хәзрәтова газета аша район предприятие һәм оешмалары башлыкларына мөрәҗәгать итә.
-
Авылда эш бар
Халыкны эшле итү – көнүзәк проблемаларның берсе. Соңгы вакытта ул бигрәк тә актуальләште. Тукай районында яшәүчеләрне эшле итү өчен ниләр эшләнә? Мәшгульлек үзәге нинди вакансияләр тәкъдим итә? Әлеге сорауларга җавапларны без район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллиннан, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюктан һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Ахуновадан белештек.
-
Без дә тротуарлы булдык
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Тукай районында күпфатирлы 85 йорт территориясе төзекләндереләчәк. Быелгы планда – «Татарстан» совхозы һәм Круглое Поле поселокларының йорт яннарында уңайлыклар тудыру.
-
Прокурорлар кабул итә
28 июльдә 10.00-12.00 сәгатьтә ТР прокуроры урынбасары Олег Даминов һәм Идел буе регионара табигатьне саклау прокуроры Александр Гончарь тукайлыларны кабул итә.
-
Вакантлы урыннар бар
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе 24 июльдән түбәндәге муниципаль вазифаларга конкурс игълан итә:
-
Җиңүчегә – бер капчык шикәр!
Бер капчык шикәр отасың килсә – бәйгедә катнаш! Моннан тыш, спонсорыбыздан да күчтәнәч – «Ягодар»@yagodar_ru фирмасыннан сортлы кура җиләге һәм кара кура җиләге (ежевика) үсентеләре дә бар.
-
Имтиханнар тәмам
Быел чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган 91 укучының 85е бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды.