Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем газета кая китә?

Газетабызның узган санында Биклән авыл җирлегендә почта хезмәтенең тиешенчә оештырылмавы турындагы язма байтак укучыларыбызда кызыксыну уятты. Районның абруйлы кешесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнехановның да бу проблемага эче поша икән. Ул «Якты юл» газетасын чыга башлаганнан бирле ала. Үзенә генә түгел, коллективында эшләүчеләрнең барысына да яздыра. Тик, кызганычка каршы, район яңалыкларын вакытында белү бәхете тәтеми, ди ул. Алар яшәгән Иске Җирекле авылына почта нишләптер даими килми. «Гарьлек», – ди фермер. Район үсешенә гомерләрен багышлаган өлкәннәр өчен ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, күңел юанычы да бит. 

– Газета соң таратыла икән, хәбәрләр дә искерә дигән сүз. Ул бит инде макулатура хәленә килә. Аннары гәҗит бөтенләй таратылмаган чаклар да бар. Ул кая китә икән? Әллә берәр җирдә аунап ятамы? Газета килүенә өметне өзгәч, аны редакциядән килеп алуны өстенрәк күрдем. Ярый минем мөмкинлегем бар, ә калганнар нишләргә тиеш? Барлык мөһим яңалыкларны шуннан белеп барабыз. Моңа өстәп, минем сыман өлкән яшьтәгеләр өчен пичәтләп язылган мәгълүмат кына рәсми һәм дөрес булып кабул ителә. Безнең тәрбия шундый. Интернет ише чыганакларга, андагы имеш-мимешкә ышанмыйбыз. Матбугат басмаларының вакытында килмәү мәсьәләсе бик җитди. Аны депутатлар республика, Россия күләмендә күтәреп чыгарга тиеш дип исәплим. Гади авыл кешесенең, хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен якласыннар. Акча түләнгән икән, ул хезмәт тиешенчә күрсәтелергә тиеш, – ди Минталип Исмәгыйлевич. 
Иске Жирекле Мәләкәс авыл җирлегенә керә. Үзәк авылда почта бүлеге эшли. Бердәнбер почтальон Лидия Карамзина Мәләкәс халкына хезмәт күрсәтә. Авылда аның эшеннән бар да канәгать. 
Ә җирлеккә караган Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинино, Куаклы авылларында газета-журналларны Чаллы шәһәренең «Татарстан почтасы» хезмәткәре Татьяна Әхмәтова күчмә почта ярдәмендә тарата. Матбугат чаралары шәһәрдә үк санап бүленә. Эш көннәре дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга дип билгеләнсә дә, авыл халкы аны ирекле эш графигы белән эшли, ди. Кызганычка каршы, Татьяна Әхмәтова үзе безнең белән сөйләшүдән баш тартты. 
– Читтән китереп эшләтү, әлбәттә, уңайлы түгел, – ди Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фрида Зарипова. Ә нишлисең? Эшкә урнашырга теләүчеләр юк, хезмәт хакы бик аз – 6-8 мең сум.
«Россия Почтасы»ның Чаллы бүлекчәсе башлыгы Тимофей Долголевның авыл халкына матбугат басмаларының вакытында килмәвенә ышанасы килми: 
– Бездә андый проблема булырга тиеш түгел. Һәр очракны аерым тикшерергә кирәк. Газета-журналның килешү буенча чыгу, китереп бирү срогы була. Фактлар расланмаса, бу «Россия Почтасы»на яла ягу, – диде ул. 
Без, үз чиратыбызда, почта хезмәткәрләренә Иске Җирекле авылы, Зеленая Долина урамы адресы буенча яздырылган бөтен квитанцияләрне тапшырдык. Алар хөрмәтле укучыбыз Минталип Миңнехановның сорауларына ачыклык кертергә вәгъдә иттеләр. 
Газетабызның укучыларга барып җитү-җитмәү мәсьәләсен тикшергәндә, без социаль челтәрләребездә дә сораштыру үткәрдек. Кызганычка каршы, почта хезмәтеннән зарланучылар байтак булып чыкты. Теләнче Тамак, Калмия, Биклән җирлекләрендә яшәүчеләр почта хезмәтеннән үтә канәгатьсезлек белдерә. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш редакторы Резидә Юсупова да икенче яртыеллыкка газетага яздыру кыен шартларда барды дип ассызыклый. Бәхеткә, авылларда газетаның эчтәлегенә тел-теш тидерүче юк. Киресенчә, контент тиешле дәрәжәдә, эчтәлек бай, язмалар кызыклы диләр. Ә менә Теләнче Тамак, Калмия, Биклән кебек халык күп яшәгән җирлекләрдә почтаның тиешенчә эшләмәве аркасында күп укучыларыбызны югалттык?! Мисал өчен, соңгы ел ярымда Теләнче Тамакта газетага язылучыларның саны 3 тапкыр кимеде. Акчаны юкка сарыф итү дип, алар язылудан баш тарталар. 
Әлеге проблеманы район хакимиятендә дә яхшы беләләр. Район башлыгы Фаил Камаев авыл башлыкларына атлаган саен газетаны саклыйк, дип мөрәжәгать итә. Хәзер районда газетаны ваклап сату практикасын куллану мәсьәләсе өйрәнелә. Дөрес, монда да Тукай районы башка районнардан аерылып тора. Чөнки безнең административ үзәк Чаллы шәһәрендә урнашкан. Билгеле, шәһәр нокталарында «Якты юл» газетасына ихтыяҗ булмаячак. Чыгымлы булса да, авылларда бу эшне оештырырга туры киләчәк. Чөнки район газетасы – халыкны берләштерүче һәм агартучы бердәнбер матбугат чарасы. Районның ни радиосы, ни телевидениесе юк. Өстәвенә, газета районның үзенчәлекле бренды да. Аны югалтырга ярамый. 

 

Газета басмага әзерләнгәндә
Газетаны басмага әзерләгәндә, «Россия Почтасы»ның Чаллы бүлекчәсе җитәкчелегеннән Иске Җирекледә матбугат басмалары вакытында килмәү мәсьәләсе буенча рәсми җавап килде. «Әлеге сорау контрольгә алынды. Почта элемтәсе бүлекчәсенең эшчәнлегенә һәм аерым алганда почтальонның эшенә эчке тикшерү үткәреләчәк. Хат ташучының эшендә тәртип бозулар ачыкланган очракта, хезмәткәр җәзага тартылачак. Шулай ук почта элемтәсе бүлегенең барлык хезмәткәрләре белән өстәмә инструктаж үткәреләчәк», – дип язылган җавапта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев