Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без дә тротуарлы булдык

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Тукай районында күпфатирлы 85 йорт территориясе төзекләндереләчәк. Быелгы планда – «Татарстан» совхозы һәм Круглое Поле поселокларының йорт яннарында уңайлыклар тудыру. 

Круглое Поле поселогында программага күпфатирлы 12 йорт территориясе, 5 ишегалды кергән. Бу Гагарин урамында 1, 2, 3, 5, 6, 7, 8, 9нчы йортлар, Төзүчеләр урамында – 5, 6, 10нчы йортлар һәм Мәктәп урамында урнашкан 3нче йорт. Барлык объектларны тапшыру вакыты 2020 елның 1 декабре дип билгеләнгән. Бүген күпфатирлы йорт территорияләрендә төзекләндерүнең беренче этабы – керү юллары һәм тротуарлар төзү бара. Алга таба кече архитектура формалары урнаштырылачак һәм ишегалларына яктырткычлар куелачак.
Төзүчеләр урамындагы 6нчы йорт каршында 160 метр озынлыкта тротуар салынды. Проект тулысынча тәмамланмаса да, биредә яшәүчеләр уңайлыкларны сизеп өлгергән инде. 
– Хәзер җәяүлеләр өчен киң тротуар бар. Элек балаларны җитәкләп һәм коляска этеп машина юлыннан йөрергә туры килә иде. Түземсезлек белән эшләрнең тәмамланганын көтәбез, – ди өч бала анасы Светлана Рогожникова.
Пенсия яшендәге өлкәннәр өчен дә ял итү урыны булачак. 
– Ишегалдында эскә-мияләр бар инде барын, әмма анда күршеләр белән рәхәтләнеп утырып, өстәл уеннары уйнап булмый. Балалар өчен дә бер аерым мәйданчык та юк. «Безнең ишегалды» программасы буенча киләчәктә боларның барысы да булачак. Күпкатлы йортта яшәүчеләр белән фикер алышып, булачак ишегалдының тышкы кыяфәтен үзебез төзедек. Бар кешенең теләкләре исәпкә алынды. Кайберәүләр яңалыктан курка. Әмма безнең искелектә яшисе килми, – ди күпкатлы йортта яшәүче Любовь Гыйльманова. 
– Проектлар халык бе-лән килешеп эшләнелде. Төзекләндерү 2300дән артык кешенең яшәү шартларын уңайлы итәчәк. Әлегә юл эшләре генә башкарылды. Алга таба машина кую урыннары барлыкка киләчәк. Бу мәсьәлә машина йөртүчеләрне дә, йортларда яшәүчеләрне дә борчый иде. Юллар да киңәйтеләчәк. Моннан тыш, заманча стандартлар буенча барлык категория гражданнар өчен уңайлы ял урыннары, балалар өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Шулай ук яктырту приборлары урнаштырылачак. Бүген эшчеләр төзекләндерү эшләрен туктатып торды. Поселокта яшәүчеләрнең кайберләрен бу борчуга салган. Башладылар да ташладылар түгел. Эшләр дәвам итәчәк, бар вәгъдә ителгән нәрсә тулы күләмдә башкарылачак, – диде җирлек башлыгы Эльмира Низамиева.
«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән тормышка ашырыла. Урыннарда аның сыйфатлы һәм халык канәгать калырлык итеп башкарылуы контрольдә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев