Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылда эш бар

Халыкны эшле итү – көнүзәк проблемаларның берсе. Соңгы вакытта ул бигрәк тә актуальләште. Тукай районында яшәүчеләрне эшле итү өчен ниләр эшләнә? Мәшгульлек үзәге нинди вакансияләр тәкъдим итә? Әлеге сорауларга җавапларны без район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча беренче урынбасары Айрат Хәбибуллиннан, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюктан һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Ахуновадан белештек.

Эшкә урнаштыру 

Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 1004 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 869ы пандемия чорына туры килә. 733 кеше эшсез буларак теркәлгән. Быел 58 кеше эшкә урнаштырылган. 1 апрельдән башлап 26 кешенең эшсезлеге танылмаган. Төп сәбәпләре: эшкә урнашырга теләмәү, теркәлеп яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итмәү, эшли торып теркәлергә килү. 
Айрат Хәбибуллин, халык-ның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрен легальләштерү комиссиясе рәисе буларак, кыен хәлдә калучыларга адреслы ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзер гражданнарны яклау өчен өстәмә чаралар күрелә. Апрель аеннан эшсезлек буенча пособиенең күләме арттырылган һәм балаларга өстәмә акча түләнә. Ел башыннан түләнгән эшсезлек пособиесенең күләме – 16,1 млн сум, шуның 13,9 млн сумы 1 апрельдән соң эшсез калган һәм эшсезлеге расланган кешеләргә түләнгән. 
Пандемия вакытында мәшгульлек үзәгенең йөкләмәләре арта төшкән. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрен легальләштерү комиссиясе кысаларында күләмле эш башкарыла. Эшен югалткан кешегә эш урыны тәкъдим ителә. Ул өч көн эчендә билгеләнгән предприятиегә яки оешмага барып, анда урнашу-урнашмау мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Кызганычка каршы, кайбер очракларда гариза бирүченең үзе турындагы мәгълүматлары дөреслеккә туры килми. Айрат Хәбибуллин гариза биргәндә бөтен инструкцияләрне төгәл үтәргә кирәклеген искәртте. Комиссия урыннарга чыгып тикшерүләр үткәргәннән соң 37 кешегә пособие түләү туктатылган, мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак теркәлгән 9 кеше исәптән төшерелгән. Студентлар, декрет ялындагы хатын-кызлар һәм үзмәшгульләр закон буенча эшсез булып саналмый. Өстәвенә, үзмәшгульлек комиссия тарафыннан тәкъдим ителә торган эшкә урнаштыру формасы да булып тора. Үзмәшгульләргә социаль контракт төзелгәннән соң бизнесны үстерү өчен җиһазлар алуга 50 мең сумга кадәр акча бирелә. Үтәлергә тиешле тагын бер шарт: Тукай районында пропискада теркәлеп яшәү. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында башка районда яки шәһәрдә яшәүчеләр дә очрый. 

Социаль контракт

Тукай районының социаль яклау идарәсе, мәшгульлек үзәге белән бергә, социаль килешү төзү тәҗрибәсен гамәлгә куя. Әлеге чара гаиләләргә кыен хәлдән чыгарга булыша. Кыен хәлдә калып үзәккә килгән яки эшсез буларак исәпкә алынган бер кеше дә игътибардан читтә калмый. «Без кешеләргә кыен хәлдән чыгу һәм һөнәри яктан үсү өчен ярдәм итәргә тырышабыз», – ди Татьяна Сиврюк. – Беренче мәртәбә килүендә үк безнең белгечләр кешенең матди хәлен ачыклыйлар. Әгәр гаиләсендә җан башына яшәү минимумыннан кимрәк керем туры килә һәм мөлкәте N63-РТ законының кушымтасында билгеләнгән нормаларга җавап бирә икән, без аңа социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү кирәклеген аңлатабыз». 
Аз керемле гаилә белән социаль яклау органнары арасында килешү – социаль контракт төзелә. Социаль яклау органнары эшкә урнашуда, шәхси эшмәкәрлек яки үзмәшгульлек эшчәнлеген башлап җибәрүдә булышлык күрсәтә. Әгәр мөрәҗәгать итүче социаль яклау идарәсе критерийлары буенча үтсә, аңа социаль адаптация программасында каралган чараларны тормышка ашыру өчен пособие билгеләнә. Әгәр кеше эшкә урнашканчы соцконтракт тәзи икән, аңа ел ахырына кадәр ярдәм йөзеннән 10085 сум акча түләнә.
Социаль контракт төзү буенча сораулар белән 70-25-90, 70-00-57 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә була. 

Барлык вакансияләр – бер порталда

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгына 2020 елның 24 мартында кертелгән үзгәрешләр нигезендә, эш бирүчеләр бүгенге кризис чорында хезмәткәрләрен эштән азат итү, тулы булмаган эш сәгатенә яки вакытлыча читтән торып эшләүгә күчү турындагы мәгълүматларны «Работа в России» порталына урнаштырырга тиешләр. Актуаль вакансияләрне шушы порталдан табарга була, Мәшгульлек үзәге андагы мәгълүматны эш эзләүчеләргә җиткерә. Айрат Хәбибуллин райондагы предприятиеләрне «Работа в России» порталында теркәлергә өнди. «Портал мәшгульлек үзәге өчен дә уңайлы, чөнки анда эш бирүчеләр турыдан-туры тәкъдим итә торган вакансияләрне сайларга була. Предприятиеләр дә ота, чөнки, бердән, эш урыннарын тизрәк «ябу» мөмкинлеге барлыкка килә, икенчедән, әлеге порталда теркәлгән предприятие һәм оешмалар дәүләт ярдәменә өмет итә ала, – ди ул.

Кадрларга ихтыяҗ

Тукай районы базасында бүгенге көндә 389 эш урыны бар. Филиал шулай ук Чаллы шәһәре вакансияләр базасыннан да файдалана. Татьяна Сиврюк белдергәнчә, белгечләр бигрәк тә эшкәртү тармагына кирәк – вакансияләрнең 37 проценты шундый эш урыннарына карый. Әйтик, тавык ите җитештерү, ипи пешерү, кондитер әйберләре, тортлар һәм пирожныйлар әзерләү предприятиеләренә кадрлар җитми. Тукай районында һәм Чаллыда эшче кулларга ихтыяҗ зур – вакансияләрнең 55 проценты шуларга туры килә. Шоферлар, погрузчик йөртүчеләр, слесарьлар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, юл эшчеләре эзләүчеләр күп. 

Тукай районында авыл хуҗалыгы белгечләренә ихтыяҗ зур

«Уракка төштек, хәзер механизаторлар, комбайнчылар, орлык заводына операторлар кирәк. Ветеринария табибы, сыер савучы вакансияләре дә ачык», – дип билгеләп үтте Айрат Хәбибуллин. 
Хезмәткәрләр барлык вакансияләрнең 32 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә тәрбияче, кече тәрбияче, педиатр, шәфкать туташы, полиция хезмәткәре, полициянең участок вәкаләтлесе, менеджер кебек белгечләргә кытлык. 
Квалификация таләп ителми торган һөнәрләргә вакансияләрнең 13 проценты туры килә. Бүген оешма һәм предприятиеләргә җитештерү мәйданнарын һәм биналарны җыештыручылар, ишегалды себерүчеләр, кухня эшчеләре, әйбер төрүчеләр җитми. 
«Һәр намуслы кеше ил үсеше өчен хезмәт итәргә тиеш. Гражданнар рәсми рәвештә эшкә урнашырга, салымнар түләргә тиеш. Илнең иминлеге шуннан тора. Безнең максатыбыз – Тукай районында яшәүче кешеләрне эшле, гаиләләрне акчалы итү, – дип йомгаклады Айрат Рафакович. – Искәртеп үтәм: барлык төр субсидия һәм түләүләр – алар вакытлы гына. «Соры» хезмәт базарына да кызыгырга кирәкми. Эшсезлек буенча пособие алучы, шул ук вакытта теркәлмичә генә эшләп йөрүчеләр очрый, андый очраклар хокук саклау органнары тарафыннан тикшереләчәк». 

/ Фото Айрат Хәбибуллиннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев