Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без хезмәттәшлеккә әзер

Район архив бүлеге башлыгы Нэля Хәзрәтова газета аша район предприятие һәм оешмалары башлыкларына мөрәҗәгать итә.

«Хөрмәтле җитәк-челәр! Сезнең эшчән-лек дәверегездә оешма-гызның тарихын, һөнәри эшчәнлеген, кадрлар составын, эшләүчеләрнең хезмәт хакларын чагылдырган документлар җыелгандыр. Башкарма комитетның архив бүлеге архив эше һәм документлар әйлә-неше юнәлешендә хезмәттәшлек итәргә чакыра. Архив бүлеге эш барышында методик ярдәм күрсәтергә дә әзер. Грамоталы итеп методик ярдәм күрсәтү документларны саклау өчен өстәмә урыннар булдырырга ярдәм итә. Чөнки әлеге документлар оешмада биш ел сакланганнан соң, муниципаль архивка җибәрелә. Хезмәткәрләрнең социаль-хокукый мөнә-сәбәтләрен чагылдыра торган документларны тәртипкә китерү мөһим. 
Килешү төзелгәч, оешма комплектлау чыганаклары исемлегенә кертелә. Бу «Коммерция оешмаларының иң яхшы архивы» конкурсында катнашу мөмкинлеге бирә. Бәйге Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелә. Һәр ел саен оешмалар грант ярдәме рәвешендә акчалар ота. 
Икенче актуаль мәсьәлә – бу ликвидация стадиясендәге оешмаларның документларын муниципаль архивка тапшыру. Югалган һәм юкка чыгарылган документлар элеккеге хезмәткәрләргә пенсиягә чыкканда хезмәт стажын һәм эш хакын раслау мөмкинлеге бирми. Булачак пенсионерлар үзләренең социаль хокукларын яклау өчен суд органнарына йөрергә мәҗбүр булалар. Шуңа күрә, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм, әгәр оешманы ликвидацияләү турында карар кабул ителгән икән, беренче чиратта, документлар турында уйларга кирәк. 
Документларны муниципаль саклауга әзерләү һәм тапшыру тәртибе турында мәгълүматны алу өчен Тукай районы муниципаль архивына килергә киңәш итәбез». 

/ Фото Нэля Хәзрәтовадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев