Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Файдалы бәйге

Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар вакытларын бик файдалы үткәрәләр. Шушы көннәрдә биредә «Күңелле ГАИшник» дип аталган бәйге үтте. Үсмерләр өчен бик тә файдалы булган әлеге конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Һәр отряд бер команда буларак көч сынашты. Уен уен белән, бүген бит әле балаларның бер-берсе белән якыннан аралашмаулары, сәламәтлек саклау таләпләрен үтәүләре мөһим. 

Уенда һәр команда үз биремнәрен үтәде: пазллардан юл билгеләрен җыйды һәм бу билгенең нәрсә аңлатканын әйтте, эстафетада катнашты, сорау-җавап уенында белемнәрен күрсәтте, юл билгеләрен, нәрсә аңлатуларына карап, төркемнәргә җыйды, юлда була торган төрле хәлләрдән «чыкты». Кыскасы, балалар ул көнне юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен шактый ныгытты. «Күңелле ГАИшник»та катнашкан балаларга файдалы бүләкләр тапшырылды. 
Әйтергә кирәк, лагерьга йөрүче бала-ларның юл йөрү кагый-дәләрен белүләре яхшы дип бәяләнде. Бик күп әти-әниләргә балаларыннан үрнәк алырга кирәк әле!

Резедә ГЫЙЛЬМЕТ-ДИНОВА, юл хәрәкәте куркынысызлыгы Яр Чаллы территориаль идарәсе профилактика бүлеге башлыгы. 

/ Фото Резедә Гыйльметдиновадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев