Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ак халатлы Фирая

Сүзем Тукай районы үзәк дәваханәсенең лаборатория бүлегендә эшләүче Фирая Вәкил кызы Сарманаева турында. Тумышы белән ул Иске Абдул кызы. Укуны тәмамлагач, аны ак хыяллары медицина училищесына алып килә. Кешеләргә яхшылык эшләргә, ярдәм кулы сузарга кирәк дигән уй аның күңелендә әнә шул вакытта ук урын ала.

Укуын уңышлы тәмамлап, кулына диплом алган кыз хезмәт юлын район дәваханәсендә башлый. Һөнәренә тугры калып, бүгенге көнгә кадәр ул бер урында хезмәт куя. Эшен белеп, җиренә җиткереп башкарганы өчен аны җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Тырышлыгын күреп, дәваханә җитәкчелеге аны бүлекнең өлкән шәфкать туташы итеп билгели. Бу вазифа аңа икеләтә җаваплылык өсти. Чөнки үз эше белән беррәттән, яңа гына хезмәт юлына баскан яшьләргә эш алымнарын күрсәтү генә түгел, үзләре сайлаган хезмәткә мәхәббәт тә уятырга кирәк. Беренче карашка, алай авыр эш кебек тә түгел, ләкин никадәр җаваплылык! Табибка баргач, ул безне иң беренче эш итеп анализлар тапшырырга нәкъ менә шушы бүлеккә җибәрә. Бары тик аларның дөрес анализлары гына күпме авыруны вакытында дәваларга, дөрес диагноз куярга ярдәм итә. Бу бүлектә эшләүчеләр кулыннан күпме кеше гомере үтә. Элегрәк анализларның әзер булуын икешәр, өчәр көн көтәргә туры килә иде. Хәзер заманча технология, көчле җайланмалар эшне күпкә тизләтте. 
Бүгенге коронавирус вәзгыяте безнең район дәваханәсен дә читләтеп узмады. Алай гына да түгел, әлеге медицина учреждениесе ковидлыларны дәвалау үзәгенә әйләнде. Фирая Вәкилевна да, дәваханәнең башка хезмәткәрләре белән беррәттән, көнне төнгә ялгап, үз гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, намуслы хезмәт итә. 
Халык сәламәтлеге сагында торучы Фирая ханым мәрхәмәтле, тәрбияле ике бала әнисе дә. Бүгенге көндә балаларының үз юллары, үз эшләре. Әниләрен сөендереп гомер итәләр. Улын югалту хәсрәтеннән якты дөньяны күрүдән мәхрүм калган әбиләрен дә зурлап, олы терәк булып яшиләр.
Олы йөрәкле, киң күңелле шәфкать иясе шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Ак халатың бер дә каралмасын, гел шулай пакъ күңелле булып калсаң иде, Фираябыз. Балалар бәхетенә сөенеп, дөнья назларына төренеп, исәнлектә, саулыкта, муллыкта яшәсәң иде.

Наилә САРМАНАЕВА.
 / Фото Наилә Сарманаевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев