17 июль 2020 яңалыклары
-
Ак халатлы Фирая
Сүзем Тукай районы үзәк дәваханәсенең лаборатория бүлегендә эшләүче Фирая Вәкил кызы Сарманаева турында. Тумышы белән ул Иске Абдул кызы. Укуны тәмамлагач, аны ак хыяллары медицина училищесына алып килә. Кешеләргә яхшылык эшләргә, ярдәм кулы сузарга кирәк дигән уй аның күңелендә әнә шул вакытта ук урын ала.
-
"Якты юл" газетасын вакытында(чәршәмбе, җомга көннәрендә) аласызмы?
Газета укучыларыбыз "Якты юл"ның яңа саннарын вакытында алмыйбыз!" дип хәбәр итәләр.
-
Эсседән ничек сакланырга?
Җылы, кояшлы көннәр – җәйнең иң матур чагы. Әмма кояшның артык нык кыздыруы зыянлы булырга мөмкин. Чамадан тыш эсселек кеше организмына начар тәэсир итә. Мондый шартларда йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләрдә төрле өзлегүләр килеп чыгарга, кан басымы кискен үзгәрергә мөмкин.
-
Яшьләр эш башларга әзерләнә
Бикләннән Софья Верхотурцева һәм Иске Җирекледән Әмир Гыйльметдинов «Татарстанда Кыр көне-2020» күргәзмәсендә булып кайттылар.
-
Уракка төшәр чак
Урып-җыю башланырга санаулы көннәр калды. Район игенчеләре аңа ныклы әзерлек алып бара. Бүген эре хуҗалыкларда урып-җыюда эшләячәк техниканың торышын бәяләделәр. Район башлыгы Фаил Камаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрид Хәкимов һәм белгечләр катнашындагы комиссия һәр комбайнны тикшереп бәя бирде.