Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Алты балага гомер биргән Ана

Боерган авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында «Тыл батырлары» дигән акция уздырган иде. Анда тыл хезмәтчәннәре фидакарь хезмәтләре турында сөйләнде. Сугыш чоры кешеләренең уртак кичерешләре күп, әмма һәркемнең үз язмышы. Геройларның берсе – Фәүзия Габдрахман кызы Сәлимова. 

Сәлимова Фәүзия Габдрахман кызы 1928 елның февралендә Таулар авылында дөньяга килә. Әти-әни канаты астында биш бала гөрләшеп үсеп ятканда, күңелләрне яралап, ваемсыз балачакны урлап, дәһшәтле сугыш башлана. Фәүзия кызчыкның да әткәсен сугышның беренче көннәреннән үк армиягә алалар. Әнкәләре кулында биш бала өелеп кала.
Авылда эшкә яраклы ир-атлар бик аз калу сәбәпле, өлкәннәр, яшүсмерләр, балалар колхоз эшенә җигеләләр. 12 яшьлек Фәүзиягә дә 50 хезмәт көне эшләргә әмер бирелә. Эшләмәсәң төрмәгә озатабыз дип янаганнары бүген дә исемдә, ди ул.
Озакламый кызны Киров өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Аннан кайткач урманга агач хәзерләргә озаталар. «Арыш, алабута ипие ашап җан асрадык», – диеп искә ала ул елларны Фәүзия апа.
Сугыш бетеп, тормышлар бераз рәтләнгәч, Мәсгут исемле егет белән гаилә корып җибәрәләр. Алты балага гомер биреп, менә дигән уллар-кызлар тәрбияләп үстерделәр алар. Гомере буе колхозда сыер савып, алдынгы колхозчы исемен йөртте, тыйнак, сабыр, зирәк Фәүзия апабыз. Кызганыч, гомер юлдашы – гармунчы, җырчы Мәсгут абый инде вафат .Әмма, куанычка каршы, балалары бик тә тәүфыйклы, эшчән булдылар, бүген ул аларның барлыгына сөенеп, оныкларына сокланып гомер кичерә.

Флүзә СӘЛИМОВА.
Боерган авылы. 

/ Фото Флүзә Сәлимовадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев