Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Безнең Сәмигулла абый

Безнең Оргыды авылында хөрмәткә лаек кешеләр күп. Элеккеге «Ленар» колхозында гомер буе тырышып хезмәт куйган авылдашларыбызның исемнәре мактауга лаек. Алар турында район газетасында да язып торам. Бүгенге язмам исә Сәмигулла абый Шәмсетдин улы Рахмангулов турында.

Авыл турында тарихи әсәр язсалар, аның фамилиясе бу китапка һичшиксез керер иде. Сәмигулла абый Оргыдыда туып-үскән, Сәмәкәйдә җиде класс белем алган. Укуны тәмамлау белән үк колхозда эшли башлаган. Әнә шулай үз көенә әкренләп кенә колхоз эшенә кереп киткәндә сугыш башлана. Ул вакытта Сәмигуллага 15 яшь була. Ирләр фронтка китә. Бөтен авыр эшләр Сәмигулла кебек үсмерләр кулына кала. Әнием мәрхүмә дә Сәмигулла абый белән бер елгы иде. Ул чактагы җәфа чигүләре турында ачынып сөйләгәннәрен бүген дә онытасым юк. 
Сугыш тәмамлангач Сәмигулла абыйны, колхоз җитәкчелеге күрсәтмәсе белән, Актаныш районының Пучы авылына профтехучилищега укырга җибәрәләр. Ул анда экономист белеме ала. Аннан соң Казанга авыл хуҗалыгы институтына керә. 1950 еллар башы була ул. Укуын тәмамлагач, Сәмигулла Шәмсетдин улын район җитәкчелеге колхоз рәисе итеп билгели. 1962 елда «Ленар» колхозының Оргыды һәм Сәет авылларына бригадир итеп куялар. Ул бу вазифада 1986 елга кадәр эшли.
Сәмигулла абый бик ярдәмчел, ачык күңелле иде, авылдашлары белән һәрчак уртак тапты. Ул эшләгән елларда Оргыдыда терлек фермалары төзелде. Аларда сарык, сыер, бозау, дуңгыз һәм ат асрадылар. Авылда үрдәкләргә кадәр үстерделәр. Оргыды һәм Сәет халкының барысы эш белән тәэмин ителде. Хәтерлим, җәй айларында безнең кебек мәктәп укучыларына да эш бирәләр иде. Мин үзем һәр елны каникул вакытларында, ат җигеп, колхоз малларына чөгендер, печән ташыдым. Бу эшләрне оештырган бригадирыбыз Сәмигулла абыйга бик рәхмәтле идек без. Сәмигулла абый авылны, аның кешеләрен яклый белде, авыл матур булсын, кешеләре яхшы тормышта яшәсен өчен бар көчен куйды. 
Сәмигулла абыйның районнан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнары бихисап. 
Сәмигулла абыйның гаиләсе дә матур иде. Саҗидә апа белән тату гомер кичерделәр. Олы уллары Рәҗәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Икенче уллары Расих 40 ел КАМАЗ заводында хезмәт куйды. Кызганычка, бүген мәрхүм инде. Кызлары Раушания Актаныш районында укытучы булып эшләде. 
Сәмигулла абыйның балалары һәм туганнары Оргыды авылын ташламыйлар. Нигезләренә кайтып торалар, яшелчә, җиләк-җимешен үстерәләр. Кыскасы, Сәмигулла абый династиясе Оргыды авылында тормышны дәвам итә.

Мәүлет ХИСАМИЕВ. 
Оргыды авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев