Князево авыл җирлегендә җәйнең иң «баллы» бәйрәме – халыкларның дуслыгын, татулыгын чагылдырган бөтендәнья торт көне билгеләп үтелде. Торт – һәр табынның иң тәмле ризыгы.
Мәдәният йорты хез-мәткәрләре балалар белән «Сладкая лакомка» дигән уенлы программа әзерлә-деләр.
Балалар тортның ничек барлыкка килүе һәм бу ризык турында кызыклы хәлләрне бик рәхәтләнеп тыңладылар. Беренче һәм иң зур торт Италиядә пешерелгән. Ә инде баш бармак зурлыгындагы иң кечкенә торт Швейцариядә ясалган.
2003 елда Мәскәүдә илнең төп универмагының 110 еллыгын билгеләп үткәндә мавзолей формасындагы 3 метр биеклектәге торт әзерләнгән. Баллы конструкциянең авырлыгы 3,5 тонна булган, ә диаметры 6 метрдан арткан.
Балалар әлеге бәйрәмдә викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, конфетлар җыйдылар. Иң актив катнашучылар призлар алдылар. Бәйрәм ахырында барлык балалар татлы торт белән сыйландылар.
Нет комментариев