Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда киек кошларны ауларга рөхсәт алу башланды

Татарстанның МФЦ үзәкләрендә 2026 елгы ау сезоны өчен канатлы киек кошлар аулауга рөхсәт рәсмиләштерүгә гаризалар кабул итә башладылар.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гаризаны республикадагы теләсә кайсы МФЦ филиалында тапшырырга мөмкин. Моның өчен ау үткәреләчәк районга бәйле булу кирәкми.

Ауга рөхсәт рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасы 650 сум тәшкил итә. Әгәр аучы көртлек аулауны планлаштыра икән, моның өчен өстәмә рәвештә һәр кош өчен 20 сум күләмендә җыем да түләргә кирәк булачак.

Агымдагы елның февраль ахырында Татарстанда 2026 елга аучы календаре расланган иде. Шуңа бәйле рәвештә, 2026–2027 елларның көзге-кышкы аучылык сезонында суда йөзүче, сазлык-болыннарда яшәүче кошларны, дала һәм кыр кошларын 2026 елның 5 сентябреннән 5 декабренә кадәр, ә урман кошларын 2026 елның 5 сентябреннән 2027 елның 5 гыйнварына кадәр аулау рөхсәт ителә.

Моннан тыш, мылтыклы ау этләре белән җәйге ау сезоны да каралган. Сазлыкарда, болыннарда яшәүче кошларны 25 июльдән 5 декабрьгә кадәр, суда йөзүче кошларны 22 августтан 5 декабрьгә кадәр, ә урман, дала һәм кыр кошларын 5 августтан 2027 елның 5 гыйнварына кадәр аулап була.

Шул ук вакытта аучыларга сак булырга кирәк. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, сирәк очрый торган кошларны аулау катгый рәвештә тыела.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев