Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда ана капиталы сертификатын өйдән чыкмыйча рәсмиләштерергә мөмкин

Республикада ана капиталы сертификатларын бирүнең уңайлы форматы эшли. 2026 ел башыннан Социаль фонд бүлеге 7 меңнән артык гаиләгә документны проактив рәвештә, ягъни гариза тапшырмыйча гына рәсмиләштергән.

Хәзер бала туу турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә Социаль фонд системасына керә, шуннан соң ана капиталы сертификаты әзер электрон документ рәвешендә ата-ананың «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Моның өчен фондка барып йөрергә яки аерым гариза язарга кирәк түгел.

Электрон сертификатны кирәк булганда бастырып алырга мөмкин. Документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Ана капиталы күләме ел саен 1 февральдән индексацияләнә, ә сертификатны яңадан рәсмиләштерү таләп ителми — сумма автоматик рәвештә яңартыла.

Гаиләләр капиталның күпме акчасы калганын яки хәзерге күләмен теләсә кайсы вакытта «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша карый ала. Бу мәгълүмат онлайн режимда формалаша һәм кулланучы кабинетына килә.

«Татарстанда ана капиталы сертификатларын проактив рәвештә бирү тәртибе 2020 елдан гамәлдә. Бу ысул гаиләләр өчен күпкә уңайлы, чөнки аларга документ алу өчен өстәмә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 2026 елда гына да шушы форматта 7174 электрон сертификат рәсмиләштерелде», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана (гаилә) капиталы акчаларын гражданнар төрле максатларга юнәлтә ала. Шуларның берсе — балаларның белем алуына түләү. Акчаларны Россиядә лицензиясе булган мәгариф оешмаларына, шулай ук тиешле рөхсәт документлары булган шәхси эшмәкәрләр күрсәткән белем бирү хезмәтләренә тотарга мөмкин.

Моның өчен белем бирү оешмасы яки шәхси эшмәкәр белән хезмәт күрсәтү турында килешү төзелергә, ә анда хезмәтләрнең төгәл бәясе күрсәтелергә тиеш.

Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында тулы мәгълүматны фондның рәсми сайтында һәм MAX, ВКонтакте, Одноклассники, Telegram социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында табарга мөмкин.

Өстәмә сораулар туган очракта гражданнар Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә 8 800 100 0001 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала. Татарстан буенча линия тәүлек әйләнәсендә (24/7) эшли, шалтырату бушлай.

Фото һәм мәгълүмат/ РФ Социаль фонды ТР бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев