Шушы көннәрдә «Татарстан» совхозы поселогының китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре йомшак уенчык ясау буенча мастер-класска материаллар әзерләде. Әлеге иҗади чара район күләмендә узачак «Күрше фест - Гаилә бәйрәме» кысаларында узачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу чарада катнашучылар үз куллары белән нәфис һәм матур песи уенчыклары ясый алачак. Мондый бердәм хезмәттәшлек район халкы арасында дуслык җепләрен ныгытырга, күршеләрне берләштерергә һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

Фото: үзәкләштерелгән китапханәр системасы (ВК)
Нет комментариев