Яңа Сарайлыда «Авыл бәйрәме»нә әзерлек башланды
җәмгыять

Яңа Сарайлыда «Авыл бәйрәме»нә әзерлек башланды

25 июльдә узачак Яңа Сарайлы авылының төп бәйрәме алдыннан биредә күркәм гадәт — традицион бүләк җыю чарасы оештырылды.

Яңа Сарайлыда бу гүзәл традиция буыннарны берләштерә һәм авылның кабатланмас мәдәниятен сакларга ярдәм итә. Милли киемнәрдән киенгән актив төркем, гармун моңнары астында халык җырларын башкарып, авыл урамнары буйлап узды. Бу чара һәр йортка бәйрәм рухы һәм кунакчыллык атмосферасы алып килде. Авыл халкы кунакларны ачык йөз белән каршы алды, милли сыйлар әзерләп, күмерле самовар чәе белән сыйлады.

Фото: район матбугат үзәге 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев