Арзан бензин вәгъдә итеп, Татарстан халкын алдыйлар
Татарстанда мошенниклар мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша арзан бәядән бензин тәкъдим итеп, кешеләрдән алдан акча күчертергә тырыша. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Рәдис Йосыпов хәбәр итте.
Татарстанда ягулык темасын файдаланып эш итүче мошенниклар активлашкан. Алар интернетта, мессенджерлардагы төркемнәрдә һәм социаль челтәрләрдә бензин сату турында игъланнар урнаштыра.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклыкларны ачыклау бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оператив хезмәткәре Рәдис Йосыпов сүзләренчә, аферистлар бензинны 100–150 сум бәядән тәкъдим итәләр һәм өстәмә рәвештә бушлай канистр бирергә вәгъдә итәләр. Әмма сатып алу өчен алар алдан акча күчерүне таләп итә.
Йосыпов аңлатуынча, арзан бәягә кызыгып, тәкъдимгә ризалашкан кешеләр мошенниклар сораган акчаны алдан күчерә. Әмма соңыннан аларга бензин да китерелми, вәгъдә ителгән канистр да бирелми, нәтиҗәдә кешеләр акчаларын югалта.
Моннан тыш, полиция интернет аша автомобиль сату белән бәйле мошенниклык очракларының да ешайганын билгеләп үтә. Җинаятьчеләр махсус сайтлар һәм социаль челтәрләрдә ялган төркемнәр булдырып, Корея, Кытай яки Беларусьтән арзан бәягә машина кайтарып бирергә вәгъдә итә.
Шундый схемаларның берсе нәтиҗәсендә Чаллыда яшәүче ир-ат 1,2 миллион сум акчасын югалткан.
Эчке эшләр министрлыгы республика халкын интернет аша товар сатып алганда сак булырга, таныш булмаган кешеләргә алдан акча күчермәскә һәм шикле тәкъдимнәргә ышанмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев