Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәйге резинада йөрсәң – штрафка тарталар

Автомобильдән яки башка төр транспорттан төзек булмаган килеш файдалану соңгы көннәрдә бик күп фаҗигале хәлләр китереп чыгарды. Шуларны истә тотып, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә транспорт чараларының техник торышын тикшерү буенча максатчан эш алып баралар. Техниканың төзек булмавы тизлекне арттырганда һәм алдан барган машинаны узам дип каршы як полосага чыкканда...

Кыш көне куркынычсызлыкны тәэмин итүдә төп шартларның берсе - автомобиль шиналарының тиешле таләпләргә туры килүе. Мәсәлән, декабрь башында республика юлларында булган һәм сигез кешенең гомерен алган өч һәлакәттә нәкъ менә шиналарның кышкы һава шартларына туры килмәве төп сәбәп дип билгеләнде.
Иң авыр нәтиҗәгә китергән аварияләрнең берсе 6 декабрьдә Менделеевск районы территориясендә теркәлде. Уникенче модель «ВАЗ»ны йөртүче хатын-кыз идарә итүне югалта һәм каршы як полосадан килүче «Гранта»га бәрелә. Беренче машинаның руль артындагы хатын-кыз да, аның алгы утыргычтагы җиде яшьлек кызы да фаҗига урынында ук үләләр, артта махсус утыргычта барган бер яшьлек кызы гына исән кала.
Тикшерү күрсәткәнчә, авариядә гаепле машинаның шиналары дөрес юнәлештә куелмаган һәм бик нык тузган, җитмәсә, алгы һәм арткы өлешендә төрле сезон өчен билгеләнгән шиналар булган. Карланган, бозланган юлдан тузып беткән тәгәрмәчләр белән бару нык куркыныч. Бу турыда матбугат чаралары аша бик еш кисәтелеп торса да, машина йөртүчеләр ваемсыз булып кала бирәләр, я булмаса акчага экономия ясыйм дип, үзләренең һәм тирә-яктагыларның гомерен зур куркыныч астына куялар.
РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 5.5 пункты машинаның бер өлешенә шиплы, икенчесенә шипсыз шиналар куюны тыя. Бу машина йөртүче күз алдына да китермәгән маневрга китерергә мөмкин.
ЮХИДИ инспекторларының Техник регламент таләпләренә туры килмәгән тәгәрмәчле транспорт чараларын юлга чыгаруны тыярга тулы хокуклары бар. Тикшерү барышында беренче чиратта резинаның торышына игътибар юнәлтеләчәк. Автомобиленең техник торышы тиешле таләпләргә туры килми икән, машина йөртүче РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.5.1 маддәсе нигезендә 500 сум штрафка тартыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе

2
X