Язгы каникулларда балаларның юл куркынычсызлыгына игътибар тагын да көчәя
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 17 марттан районда «Язгы каникуллар» профилактик чарасы игълан ителде. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә юл-патруль хезмәте яшь пассажирларны махсус утыргычларда йөртүгә, җәяүле балаларга юл бирүгә контрольне көчәйтәчәк. Шулай ук балаларның үзләренең кагыйдә үтәүләре тикшереләчәк. Кагыйдә бозулар турындагы мәгълүмат мәктәп җитәкчелегенә җибәреләчәк....
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 17 марттан районда «Язгы каникуллар» профилактик чарасы игълан ителде. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Бу көннәрдә юл-патруль хезмәте яшь пассажирларны махсус утыргычларда йөртүгә, җәяүле балаларга юл бирүгә контрольне көчәйтәчәк. Шулай ук балаларның үзләренең кагыйдә үтәүләре тикшереләчәк. Кагыйдә бозулар турындагы мәгълүмат мәктәп җитәкчелегенә җибәреләчәк. Районда «Юлда яхшырак күрен» («Стань заметней») дигән акция уздырылачак. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре мәктәп укучыларына яктылык кайтаргыч браслетлар тапшырачаклар.
Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев узган атнада мәктәп директорлары белән очрашып, балаларның юлдагы куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын искә төшерде, юл йөрү кагыйдәләре буенча мәктәпләрдә аңлатулар алып барырга, бу темага бәйгеләр оештырырга чакырды.
Балаларның тәгәрмәч астында калуларының төп сәбәпләре булып ярамаган урында юлны кичү, көтмәгәндә юлга килеп чыгу, светофор сигналына игътибар итмәү тора.
2016 елның ике аенда республикада балалар катнашында 77 һәлакәт теркәлгән. Бу узган елның шушы чорына караганда 13кә күбрәк. Быел 1 бала үлгән, 85е тән җәрәхәтләре алган. Район территориясендә исә 4 һәлакәт булган, аларда 4 пассажир бала зыян күргән.
Яктылык кайтаручы элементлар кергән кием сатып алганда ата-анага нәрсәгә игътибар итәргә?
Мондый элемент өске киемдә, рюкзакта булырга тиеш, чөнки аның машина йөртүчегә күренеп торуы мөһим. Иң яхшысы - бу элементның җирдән 80 см-1 м югарыда булуы. Озынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган сызык ачык күренә. Шулай ук аның киемнең алдында да, артында да, ян якларында да булуы кирәк. Ләкин яктылык кайтаргыч элементлар куркынычсызлыкны тулысынча тәэмин итә алмый, балагызны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтегез, дип киңәш бирә ата-аналарга ЮХИДИ башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев