Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ваемсызлыкмы, ашыгумы?

26 апрель көнне көндезге сәгать 10да Яр Чаллы – «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге. 

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, «Грет Валл Ховер» автомобиле белән идарә итүче 45 яшьлек ир-ат сулга борылганда каршыга килүче «Мазда-3» машинасына юл бирми. Бәрелешү нәтиҗәсендә икенче автомобильнең йөртүчесе – Чаллыда яшәүче 59 яшьлек хатын-кыз зыян күрә. Кабыргалары сынган пенсионерны ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре БСМПга алып китә. Машина йөртүчеләрнең берсе дә соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган, административ җаваплылыкка тартылмаган була. 
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән дә юлда бик игътибарлы булуларын сорый. Җәйге сезонга чыктык, юллар чиста дип һич ашыгырга ярамый. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев