Тукай районында авария: машина йөртүчеләрнең берсе вафат
Кичә, 5 декабрь көнне 16 сәгатьтә Чаллы-Сарман юлында авария була. Сарманга таба барган ВАЗ-21093 автомобилен йөртүче, зур тизлектә каршы юнәлештәге юлга чыга һәм KIA JD (SEED) автомобиле белән бәрелешә. Юл һаләкәте нәтиҗәсендә Тукай районында яшәгән 39 яшьлек ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән урында вафат була. Кызганычка каршы, авария булган вакытта ул...
Кичә, 5 декабрь көнне 16 сәгатьтә Чаллы-Сарман юлында авария була. Сарманга таба барган ВАЗ-21093 автомобилен йөртүче, зур тизлектә каршы юнәлештәге юлга чыга һәм KIA JD (SEED) автомобиле белән бәрелешә.
Юл һаләкәте нәтиҗәсендә Тукай районында яшәгән 39 яшьлек ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән урында вафат була. Кызганычка каршы, авария булган вакытта ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, дип хәбәр итә Тукай районы буенча РФ ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев