Тукай районында өч куркыныч юл-транспорт һәлакәте
Бу фаҗигаләр чираттагы тапкыр тизлек режимын саклау һәм юлда игътибарлы булу кирәклеге турында искәртә.
5 июль көнне Тукай районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте була. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Ларгус» автомобиле йөртүчесе каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыкга, анда «Лада Калина» белән бәрелешә. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә «Ларгус» йөртүчесе авыр җәрәхәтләр ала һәм һәлакәт урынында үлә.
7 июль көнне «Татарстан» совхозы поселогыннан чыгу урынында М7 автоюлында үлем белән тәмамланган тагын бер юл-транспорт һәлакәте була. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лифан» автомобиле йөртүчесе борылганда автобуска юл бирмәгән, бу бәрелешүгә китергән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 1957 елгы «Лифан» йөртүчесе медицина ярдәме килгәнче урында ук үлгән, дип хәбәр итте РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоиспекциясе башлыгы Илнар Каюмов.
9 июль көнне «Чаллы – Сарман» автоюлында, Тукай районында, «Лада Приора» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыга һәм «Фольксваген» автомобиле белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә «Лада Приора» йөртүчесе, аның ике пассажиры, шуларның берсе өч яшьлек бала (балалар автокреслосында булган), шулай ук «Фольксваген» автомобиле пассажиры һәлакәт урынында үлә.
«Фольксваген» автомобиле йөртүчесе һәм аның тагын ике пассажиры, аларның берсе бала (балалар автокреслосында булган) җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китерелә.
Һәлакәтләрнең сәбәпләре ачыклана.
Фотолар Дәүләт автоинспекциясеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев