Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында исерек шофер тоткарланган

Тукай районының «Дружба» бакчачылык ширкәтендә исерек хәлдәге ир-ат юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, әмма машина йөртүчене каты җәза көтә.

Узган якшәмбедә «Глонасс-112» системасы аша Тукай районы дежур бүлегенә юл һәлакәте турында хәбәр килә. Вакыйга урынына килеп җиткән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклавынча, ВАЗ-2114 автомобилен идарә иткән 49 яшьлек ир-ат, артка чигенгәндә куркынычсызлык чараларын күрмичә, «Лада Калина» машинасына бәрелгән.

Юл һәлакәтен китереп чыгаручының исерек булуы тышкы билгеләрдән үк күренеп торган. Шул ук вакытта ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Тәртип бозучыга карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе (медицина тикшерүеннән баш тарту) буенча протокол төзелгән. Хәзер аңа 30 мең сум штраф һәм ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү куркынычы яный. Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, автомобиль штрафстоянкага озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев