Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында исерек килеш рульгә утырган үсмергә 45 мең сум штраф салганнар

Тукай районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы балигъ булмаган үсмерне исерек килеш һәм машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль белән идарә иткән өчен гаепле дип таныды.

Хокук бозучының сәфәрен ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Тикшерү вакытында егетнең алкоголь кулланганлыгы ачыкланган — алкотестер аңарда 0,276 мг/л күләмендә алкоголь барлыгын күрсәткән. Үсмергә карата административ беркетмә төзелгән, ә ул идарә иткән Hyundai Tucson автомобиле Чаллыдагы махсус саклау урынына озатылган.

Суд утырышында егет үз гаебен тулысынча таныган. Аның законлы вәкиле дә хокук бозу фактын раслаган һәм уллары белән профилактик әңгәмә үткәрүләрен әйткән. Закон нигезендә балигъ булмаганнарга административ арест кулланылмый. Шуңа күрә җәмәгать судьясы үсмергә 45 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Әгәр аның мөстәкыйль кереме булмаса, штраф әти-әнисеннән түләтеләчәк. Моннан тыш, үсмергә тоткарланган автомобильне махсус саклау урынына эвакуацияләү һәм анда саклау чыгымнарын да тулысынча капларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев