Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тәрәзәләрне каралтсаң, кулга алырга да мөмкиннәр

18 сентябрьдән республикада, шул исәптән районда да, «Тонировкасыз Татарстан» дигән профилактик чара башланды. Аның кысаларында район ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильдә тәрәзәләрне каралту тиешле стандартларга туры килмәгән очракларны ачыклаячаклар. Кагыйдә буенча, машинаның алгы пыяласын һәм ян-яктагы алгы тәрәзәләрен тонировкалау тыела. Бу таләпләрне үтәмәгән машина йөртүчегә беренче мәртәбә 500 сум штраф салына, икенче...

18 сентябрьдән республикада, шул исәптән районда да, «Тонировкасыз Татарстан» дигән профилактик чара башланды. Аның кысаларында район ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильдә тәрәзәләрне каралту тиешле стандартларга туры килмәгән очракларны ачыклаячаклар. Кагыйдә буенча, машинаның алгы пыяласын һәм ян-яктагы алгы тәрәзәләрен тонировкалау тыела. Бу таләпләрне үтәмәгән машина йөртүчегә беренче мәртәбә 500 сум штраф салына, икенче кат эләгү исә полиция хезмәткәренең законлы карарын үтәмәү буларак бәяләнә һәм кагыйдә бозучы 500дән 1000 сумга кадәр штрафка тартыла яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алына. «Тонировкасыз Татарстан» чарасы 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев