«Тоннель» оператив-профилактик чара
Юл хәрәкәте иминлеге

«Тоннель» оператив-профилактик чара

Чара юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

29 июльдә Тукай районы ЮХИДИ  «Тоннель» оператив-профилактик чара үткәрә

Бу көнне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтен контрольдә тотуны көчәйтәчәк. Төп максат – транспорт чаралары белән исерек яки наркотик кулланып идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклау.

Чара юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. ЮХИДИ машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра һәм исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү өчен җаваплылык турында искә төшерә.

Юлларда игътибарлы булыгыз! Сезнең куркынычсызлык – сезнең кулда.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев