Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек арттыру бер гаепсез кешенең үлеменә китерде

18 март көнне көндез Яр Чаллы - Борды юлында булган һәлакәттә бер кешенең гомере өзелде. Фаҗига әлеге участокның 2нче километрында була. «Мазда» автомобилендә шәһәргә таба хәрәкәт итүче 23 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм, каршы як полосага чыгып, «ВАЗ-21124» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, икенче автомобильнең йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат каты...

18 март көнне көндез Яр Чаллы - Борды юлында булган һәлакәттә бер кешенең гомере өзелде. Фаҗига әлеге участокның 2нче километрында була. «Мазда» автомобилендә шәһәргә таба хәрәкәт итүче 23 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм, каршы як полосага чыгып, «ВАЗ-21124» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, икенче автомобильнең йөртүчесе - 57 яшьлек ир-ат каты җәрәхәтләнә һәм БСМПга барганда ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. «Мазда» машинасын йөртүче егетнең руль артына утырганына нибары дүрт ел, соңгы өч елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 37 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган, дип билгели район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Һәлакәтләрнең күпчелеге тизлек режимын сакламау аркасында чыга, фаҗигаләрдә бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, шуңа күрә, аерата бүгенге бозлавыкта, кагыйдәләрне төгәл үтәүне сорый районның баш ЮХИДИ инспекторы.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев