Руль артында барганда телефоннан сөйләшергә яратучылар бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторларының аерым контролендә. Республикада, шул исәптән безнең районда да «Мобильник» дип аталган кисәтү айлыгы үтә.
Телефоннан сөйләшү генә түгел, руль артында хәтта СМС язып баручылар да очрый. Монысы аерата куркыныч гамәл.
Район ЮХИДИ инспекторлары «Мобильник» чарасы башланганнан бирле, ягъни апрель башыннан 11 йөртүчегә карата административ эш кузгатты инде.
Искәртәбез, руль артында телефоннан сөйләшкән өчен штраф 1500 сум тәшкил итә. Сөйләшү өчен махсус техник җайланмасы булган йөртүчеләр генә җаваплылыктан котыла ала.
Нет комментариев