Руль артында телефон куллансаң, штраф түлисең
Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Төп бурыч – транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә телефоннан файдалану сәбәпле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны булдырмау һәм кисәтү. Мобиль гаджетны вакытлыча гына куллану да еш кына машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтүгә һәм юл һәлакәтенә китерергә мөмкин.
Татарстанда хәзер юл камералары хәрәкәт вакытында телефон кулланучыларны ачыклый башлады.
«2026 елның мартыннан комплекслар машина йөртүчеләрнең кулларны кулланмыйча гына сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазланмаган транспорт чараларында мобиль телефон куллануын ачыклый башлады», – диелә дәүләт автоинспекциясе хәбәрендә.
Бер ай эчендә республикада 800дән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән.
Руль артында телефон кулланган өчен штраф күләме – 1500 сум.
Районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, транспорт хәрәкәт иткәндә, кулга алмыйча гына файдалану мөмкинлеге булмаган, ягъни махсус техник җайланмасыз телефоннардан файдалануның катгый тыелу хакында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев