Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда «Игътибар — балалар!» акциясе башланды: юлларда тикшерүләр көчәйтелә

Татарстан юлларында җәйге каникуллар алдыннан балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан киң күләмле рейдлар һәм профилактика чаралары старт алды.

18 майдан 7 июньгә кадәр республикада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе традицион «Игътибар — балалар!» акциясен уздыра. Быел ел башыннан бирле Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 90 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 97 бала җәрәхәтләнгән, бер баланың гомере өзелгән. Инспекторлар өч атна дәвамында машиналарда балаларны йөртү кагыйдәләрен, җәяүлеләргә юл бирмәүче йөртүчеләрне һәм ПДД бозучы балаларны аерым контрольгә алачак.

Инспекция ата-аналарны балаларның ялына игътибарлы булырга һәм 7 яшьтән кечерәк балаларны машинада махсус креслоларда гына йөртергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев